Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
12 гыйнвар 2021, 19:10

Миллион - җиһазландыруга

Шәһәрнең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге Башкортстан Республикасының төрле типтагы белем бирү оешмаларында бөтен юнәлештәге өстәмә гомуми үстерелешле программаларны гамәлгә ашыру өчен яңа урыннар булдыру буенча федераль грант алучы­лар исемлегенә керде.

Шәһәрнең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге Башкортстан Республикасының төрле типтагы белем бирү оешмаларында бөтен юнәлештәге өстәмә гомуми үстерелешле программаларны гамәлгә ашыру өчен яңа урыннар булдыру буенча федераль грант алучы­лар исемлегенә керде. Әлеге проект «һәр баланың уңышы» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Берләшмәләрне яңа җиһазлар белән тәэмин итү өчен Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге, проектка ярашлы, 1 миллион сумга якын акча алачак.

Иҗат үзәгендә 2021 елда техник, сәнгать, табигый фәннәр һәм физкультура-спорт юнәләшендәге: «Медиашанс» балалар телестуди­ясе», «Робототехника», «Мавыгулар биологиясе», «Табигатьне яхшы белүчеләр», «Илһам» (рәсем сәнгате), «Грация» (спорт биюләре), «Яшь шахматчы» яңа берләшмәләре ачылачак.

Читайте нас: