Юлдаш
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
11 гыйнвар 2021, 18:50

Яңа елга - яңа ФАП

2020 елның соңгы көннәрендә «Сау­лык саклау» милли проекты кыса­ларында Ивач авылында тантаналы шартларда модульле яңа фельдшер- акушерлык пункты ачылды, анда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты.

2020 елның соңгы көннәрендә «Сау­лык саклау» милли проекты кыса­ларында Ивач авылында тантаналы шартларда модульле яңа фельдшер- акушерлык пункты ачылды, анда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты.

Авылда 449 кеше яши, аларның 116 сы - балигъ булмаган балалар. Фельдшер - акушерлык пунктының гомуми мәйданы 72 кв. метр. Медицина ярдәме күрсәтү өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган: тиешле җиһазлар, мәгълүматларны дистанцион тап­шыру мөмкинлеге белән электрокардиограф, стерилизатор, кандагы глюкозаны, холестирин һәм гемоглобин микъдарын үлчәү өчен анализатор, үпкәне ясалма җилләтү аппара­ты, кислород ингаляторы, пульсоксиметр. Фельдшерга махсус эш урыны каралган. 2021 елның язында территорияне төзекләндерү һәм әйләндереп алу планлаштырыла.

ФАП фельдшеры Регина Шамсуварова авыл кешеләре турында «Ивачлылар яхшы күңелле, ярдәмчел халык, алар белән эшләү рәхәт», - дип сөйли. Әйткәндәй, фельдшер үзе дә авылда яшәүчеләрнең хөрмәтен яулап өлгергән белгеч.

Риф Сәгъдәтулла улы авыл кешеләрен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлады, аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллинга рәхмәт белдерде: аның актив эшчәнлеге ярдәмендә районда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды һәм ачылачак.

Чара барышында укучылар табиблар турында шигырьләр укыды, «Калык сем» фольклор ансамбле туган - мари телендә җыр башкарды. Җыелучылар ахырда яңа ФАП бинасын карады һәм фельдшерга уңышлы эш теләде.

Читайте нас: