Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
29 декабрь 2020, 12:25

Үз эшендә иң яхшысы

Шәһәребезнең яшь эшкуары Динара Ситдыйкова «Ел эшкуары-2020» республика конкурсында «Креатив (иҗади) индустрия» номинациясендә призер булды.

Шәһәребезнең яшь эшкуары Динара Ситдыйкова «Ел эшкуары-2020» республика конкурсында «Креатив (иҗади) индустрия» номинациясендә призер булды.

Динара Альберт кызы өч ел элек тормыш иптәше белән бергә «Leo» балалар уен бүлмәсе ачкан. Үзләре әти-әни буларак яшь гаиләләрнең ихтыяҗларын белеп, хезмәт базарына алар җиңел кереп китә һәм үз эшен башлый. һәм ялгышмыйлар да. Кыска гына вакыт эчендә уңайлы яңа уен бүлмәсе балалар һәм олылар өчен яраткан урынга әверелә. Балалар мастер-классларга, төрле кичәләргә шатланып йөри. Әти-әниләр балаларын квалификацияле тәрбиячеләр карамагында тыныч кына калдыра ала. Шулай ук биредә күңелле аниматорлар катнашлыгында туган көн­нәрен бәйрәм итәләр, шоу-программалар оештыралар. «Leo» уен бүлмәсе шулай югары популярлык ала - бирегә беренчегә генә килгәннәр дә даими клиентлар санына кереп китә.

Бизнесның яшь хуҗабикәсе үзен хәйрия акцияләрендә актив катнашучы итеп тәкъдим итә. Динара авыру балалар­га акча җыюда ярдәм итә - исемле кичәләр уздыра, шә­һәрнең социаль приют балалары өчен бәйрәмнәр оештыра, инвалид-балаларга ташламалар ясый. һәм, әлбәттә, кызның изге гамәлләре күренми калмый. Аны район һәм республика почет грамоталары, рәхмәт хатлары белән бер генә тапкыр бүләкләмиләр.

Мондый дәрәҗәдәге конкурста катнашу, бигрәк тә мактаулы икенче урын алу, аның өчен беренче тапкыр. Үзенең көтеп алынган бүләген ничек яулавын Динара дулкынланып: «Залда утырган җиңүчеләрнең күбесе миннән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк иде. Мин алар янында, җитмәсә, иң яхшылары исәбендәмен дигән уйдан, күңелемдә башкарган эшем өчен горурлык хисе һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре туды. Мин чираттагы кабат үземнең дөрес юнәлештә баруыма инандым», - дип сөйләде.

Әйткәндәй, алдагы елларга караганда, быел конкурс ике этапта узган. Сайлап алу этабын муниципаль район һәм шәһәр округы хакимиятләре үткәргән. Беренче турны узган 86 эшкуар арасыннан республика йомгаклау этабында иң яхшыларын дәүләт комитеты, эшкуарлыкның иҗтимагый оешмасы вәкилләре кергән конкурс комиссиясе билгеләгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, 11 номинациядә ярышкан 25 финалистка I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар тапшырганнар.

Конкурс Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» проектын тормышка ашыру кысаларында узган.

Читайте нас: