Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
28 октябрь 2020, 11:30

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты: республиканың медицина оешмалары планшетлар алдылар

Агымдагы елда «сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру» региональ программасын тормышка ашыру максатларында республиканың 49 медицина оешмасында өйгә чакыруларга хезмәт күрсәткәндә табиб-терапевтларны һәм табиб-педиатрларны җиһазландыру өчен билгеләнгән 789 планшет компьютер кайтартылды.

Планшет компьютерлар Бердәм цифрлы контурга тоташтырыла һәм Башкортстан Республикасы сәламәтлек сагы өлкәсендә дәүләт мәгълүмәт системасы поликлиникасы врачының мобиль автоматлаштырылган эш урынына керүе белән тәэмин ителә.

Заманча планшет компьютерлар пациентларның шәхси мәгълүматларының сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле мәгълүматны саклау чаралары белән җиһазландырылган һәм пациентларның электрон медицина картасын алып бару, рецептлар чыгару, тикшеренүләр нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштыру, тапшыру һәм алу өчен билгеләнгән.

Читайте нас: