Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
16 октябрь 2020, 18:40

Башкортстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга былтыргыдан өчтән бер өлешкә күбрәк акча тотылачак

020 елда 50 төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд. сум каралган, шуларның 19,6 млрд.сумы – федераль акчалар. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 30% ка артык, дип билгеләп үтте Башкортстанның стратегик үсешенә багышланган киңәшмәдә премьер-министрның беренче урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов.

2020 елда 50 төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд. сум каралган, шуларның 19,6 млрд.сумы – федераль акчалар. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 30% ка артык, дип билгеләп үтте Башкортстанның стратегик үсешенә багышланган киңәшмәдә премьер-министрның беренче урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов. Федераль финанслау күләме буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында тора.

Быел республикада яшәүчеләр 24 яңа балалар бакчасы алачак, шул исәптән мәктәп белән берләштерелгән дүрт мәктәп, ике мәктәп, онкодиспансерның хирургия корпусы янкормасы, 100 ФАП, реконструкциядән соң яңартылган Сибай концерт-театр берләшмәсе бинасы, берничә авыл мәдәният йорты.

"Милли проектларны һәм башка программаларны гамәлгә ашыруга республикага кергән федераль акчалар һәр объектка кадәр барып җитәргә тиеш, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров. - Моның артыннан катгый контроль кирәк".

Читайте нас: