Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проект
9 октябрь 2020, 18:15

Бабич җирендә зур бәйрәм

Күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичның 125 еллыгы кысаларында Әсән авылында үткән тантаналы чаралар йорт- музейны караудан башланды.

Капланам да чәчкәгә...

Күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичның 125 еллыгы кысаларында Әсән авылында үткән тантаналы чаралар йорт- музейны караудан башланды. Экскурсоводлар кунакларны күпсанлы экспонатлар белән таныштырды, шагыйрьнең әлегә кадәр сакланган күлмәге аеруча кызыксыну тудырды, хәзер ул пыяла астына куелган. Күлмәкне шагыйрь Коралачык авылыннан дусты Зәкигә бүләк иткән булган һәм ул аның сеңлесе Зәйтүнә Галиевада сакланган. Аннары Күәш елгасы өстендәге кечкенә күпер аша салынган «Бабич сукмагы» ннан үттеләр. Шагыйрьнең яраткан бакчасы була, анда ул күп шигырьләрен язган, бу хакта үзенең «Безнең бакча» әсәрендә бәян иткән.

«...Кыш үтеп яз айлары килсә, керәм шул бакчага, Чыкмыймын, шунда ятам мин, капланам да чәчкәгә.» «Бабич бакча»сын елга ярында, калкулыкта, төзергә карар ителә. Аннан әтисе Мөхәммәтзакир мулланың йорты торган авыл очы күренә. Урынны Күәш елгасының суы юган һәм хәзер ул елга үзәнендә калган. Әйләндереп алынган участокның үзәгендә беседка куелган, аның тирә-ягына җимеш агачлары утырттылар.

Авыл халкыннан сый-нигъмәт

Мәдәният йорты алдында кунакларны район авыллары вәкилләре каршы алды. Мәдәният эшчәннәре төрле сый-нигъмәтләрдән ярминкә оештырган, алардан өстәлләр сыгылып тора. Күптөрле ризыклар тәкъдим ителгән. Теләге булганнар алардан авыз итеп, кайнар чәй эчә алды.

Милли проект кысаларында

Аннары яңартылган авыл мәдәният йортын тан-таналы ачтылар. Биредә республикада «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә киңкүләмле реноваөия үткәрелгән. Учреждение гамәлдә тулысынча яңартылган матди-техник базага ия булган. Тамаша залы башка төс алган. Бинаның икенче каты танымаслык булып үзгәргән. Бию залы, түгәрәкләр өчен бүлмәләр, тренажер бүлмәсе, балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килгән. Кыскасы, килүчеләргә үзләренең ялын бай эчтәлекле итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, яңа мәдәни учак авыл биләмәсен алга таба үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк, дип белдерде.

Модельле китапханә

Яңартылган мәдәният үзәгендә яңа буын модельле китапханә булдырылган. Бинага йомшак келәмнәргә басып керәсең, керү юлында кечкенә балалар өчен әкият китаплары куелган стеллажлар, уңайлы парта-трансформерлар, коры бассейн белән махсус урын бүленгән. Стеллажлар төрле форматтагы китапларга исәпләнгән.

Милли проект кысаларында барлыгы 2703 экземпляр матур басмалар кайтарылган. Ял итү зонасында түгәрәк өстәлләр, тематик кичәләр, конференцияләр һ.б. үткәрү планлаштырыла. Җыелмалы урындыклар һәм башка җиһазлар исәбенә өстәмә утыру урыннары булдырырга мөмкин.

Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Елена Хәлиуллина әйтүенчә, реконструкцияләнгән китапханәдә Милли электрон китапханәгә чыгып була. Китап­лар «патшалыгы» югары тизлекле киң полосалы интернет белән җиһазланган. Хәзер үзләренең акустик системасы һәм электрон китаплары бар. Бу республикада шундый типтагы өченче китапханә.

Бәйрәм концерты

Тантаналар соңында республиканың сәнгать осталары һәм урындагы үзешчән сәнгать артистлары катнашлыгындагы бәйрәм концерты булды. Мәдәни үзәкне реконструкцияләүдә актив катнашучыларга Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тагын бер чагу вакыйга - танылган музыкант һәм эстрада җырчысы Радик Динәхмәтовка яңартылган сәхнәдә Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме таныклыгы тапшырылды.

Тантаналарда Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, БР атказанган укытучысы Ганс Хәкимов, күренекле актриса Таңчулпан Бабичева, БР Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, мәдәният эшчәннәре профсоюзы рескомы рәисе Александр Кузьменко, республика милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин, шагыйрә Фәния Габидуллина, Казан кунагы, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов һ.б. катнашты.

Читайте нас: