Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 октябрь 2020, 18:30

Безнең шәһәрдә беренче «Үсеш нокта»сы

29 сентябрь көнне бөтен ил буенча «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачу буенча Бөтенрусия марафоны узды. Мондый үзәк безнең шәһәрдә дә ачылды. Хәзер бишенче урта мәктәп базасында укучылар заманча яңа компьютерларда, 3D-принтерларда эшли, квадрокоптерлар белән идарә итә, виртуаль чынбарлык проблемаларын үзләштерә алачак. Шулай ук укучылар түгәрәкләргә языла, шахмат уйнарга яки үз медиапродуктларын булдырырга өйрәнә алалар.

29 сентябрь көнне бөтен ил буенча «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачу буенча Бөтенрусия марафоны узды. Мондый үзәк безнең шәһәрдә дә ачылды. Хәзер бишенче урта мәктәп базасында укучылар заманча яңа компьютерларда, 3D-принтерларда эшли, квадрокоптерлар белән идарә итә, виртуаль чынбарлык проблемаларын үзләштерә алачак. Шулай ук укучылар түгәрәкләргә языла, шахмат уйнарга яки үз медиапродуктларын булдырырга өйрәнә алалар.

2019 елдан бирле безнең район мәктәпләрендә барлы­гы 4 үзәк ачылган. Алдагы өчесе Иванай, Семилетка һәм Исмаел авылларында урнашкан. Сүз уңаеннан, бишенче мәктәптәге «Үсеш ноктасы» бүгенге көндә шәһәрдә беренче. Әлеге үзәктә укучылар «Технология», «Информатика» һәм «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре» фәннәрен өйрәнәләр. Үзәк педагоглары иң заманча тенденцияләргә йөз тотсын өчен, аларны онлайн - һәм офлайн-форматта укыталар.

Тантаналы ачышта район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев катнашты. Ул мондый заманча җиһазларның булуы мәктәпкә күп күрсәткечләр буенча лидерлыкка чыгарга мөмкинлек, укытучыларга иҗади эшчәнлеккә этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Шулай ук, форсаттан файдаланып, ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларда актив катнашкан педагогларны һәм укучыларны бүләкләде. Алар арасында мәгариф идарәсе начальнигы Нәсимә Ибәтуллина, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең «Яшь журналист» берләшмәсе җитәкчесе Динара Сафонова да бар иде. Илнур Нәҗип улы аларга республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканнары, шулай ук үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү эшенә керткән шәхси өлеш өчен медальләр тапшырды. ДинараДим кызының тәрбияләнүчеләре дә дипломнар белән бүләкләнде. Алар - Ангелина Рәхимова, Камилә Миңнеәхмәтова, Әдилә Фәхруллина, Алия Миңнегалиева, Лилиана Закирова, Гүзәл Хафизова, Арина Сирен һәм Аделина Бәширова. Моннан тыш, Исмаел авылы урта мәктәбе укытучысы Айгөл Галиева һәм аның укучысы Радим Галиев «Без-Бөек Җиңү елъязмачылары» дигән фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңүче булганнар. Аларга беренче дәрәҗә диплом һәм приз тапшырылды.

Аннары делегация үзәкнең кабинетлары, аларның җиһазланышы белән танышты. Кунаклар дәресләрнең ничек узуына, балаларның конструкторны ничек җыюын, 3D-принтер өчен эскизлар ясавын, махсус манекеннарда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнүләрен үз күзләре белән күрделәр.

Очрашу Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән турыдан-туры тоташу белән тәмамланды. Марафон кысаларында быел булдырылган барлык «Үсеш ноктасы» үзәкләре турыдан-туры эфирга чыкты. Узган ел булдырылган үзәк педагоглары кыска онлайн- дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр, укучылар «Үсеш нокталары»нда шөгыльләнгән вакыттагы казанышлары һәм уңышлары турында сөйләделәр. Туры эфирда аралашканнан соң, республиканың барлык мәктәпләре Русия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән Бөтенрусия марафонына кушыла алды. Сүз уңаеннан, «Мәгариф» милли проект кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен Русия буенча Русия Мәгариф министрлыгының 2951 санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. Шуларның 42 се Баш­кортстан Республикасында. 2019 елдан республиканың 59 муниципаль районнарының авыл территорияләрендә һәм кече шәһәр мәктәпләрендә 175 шундый үзәк булдырылган. «Үсеш ноктасы» үзәкләре үзләренең базасында салынган мәктәпләрнең визит карточкасына әйләнә. Яңа җиһазлар, фирма логотиплары, ремонтланган кабинетлар - болар барысы да балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итә, педа­гогларны рухландыра.

Читайте нас: