Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
24 сентябрь 2020, 13:50

Башкортстан аграрийлары ил селекциясе орлыгының 91% ын кулланалар

Россиядә кулланыла торган ил селекциясе орлыкларының өлеше 63 процент чамасы тәшкил итә. Башкортстанда бу күрсәткеч яхшырак - Россия орлыкларының 91 проценттан артыгы,тик шуларның 22 проценты гына башкорт репродукциясенең.

Россиядә кулланыла торган ил селекциясе орлыкларының өлеше 63 процент чамасы тәшкил итә. Башкортстанда бу күрсәткеч яхшырак - Россия орлыкларының 91 проценттан артыгы,тик шуларның 22 проценты гына башкорт репродукциясенең.

«Россиянең азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасы үзебезнең орлыкларның кимендә 75 процентына ирешүне максат итеп куя. Республика аграрийларының орлыкка ихтыяҗы 450 мең тоннага якын бөртекле һәм кузаклы культуралар тәшкил итә», — дип билгеләп үтте «авыл сәгате» вакытында Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.
Бүгенге көндә республикада бөртекле һәм техник культураларның перспективалы һәм климат шартларына чыдам сортларын камилләштерү өстендә 60тан артык махсуслаштырылган орлыкчылык хуҗалыгы эшли.
Аграрийларга һәм селекционерларга «Фән» милли проекты кысаларында илдә төзелә торган яңа орлыкчылык үзәкләре зур ярдәм күрсәтәчәк. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә оешмалар эшчәнлеген координацияләү департаменты директоры Вугар Багиров сүзләренә караганда, 35 яңа үзәкнең, ким дигәндә, берсе Башкортстанда барлыкка килергә тиеш.

Краснодарның «Кубань» кукуруз калибрлау заводы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Владимир Короткин башкорт дәүләт аграр университеты базасында кадрлар әзерләү планнары турында сөйләде. Быел Кубан селекционерлары өлкән курс студентларына лекцияләр дистанцион режимда укый башлаячак. 2021 елдан башлап, эпидобстановка мөмкинлек бирсә, инде квалификацияне күтәрү курслары узачак. Шулай ук киләсе елда Башкортстанда тәҗрибә кырларының бер өлешен Кубан репродукциясе орлыклары белән чәчәргә планлаштыралар.

Селекционерлар һәм орлыкчылар милли берлеге генераль директоры Анатолий Михилев билгеләп үткәнчә, бу «авыл сәгате» илдә селекция мәсьәләләрендә регионнар арасында тәҗрибә алмашу буенча беренче булып тора. Аның фикеренчә, мондый аралашуны даими итәргә кирәк.

"Башкортстан аграр комплексының хезмәт ресурслары һәм климат шартлары белән потенциалы тиешенчә ачылмаган. Нәкъ менә шуңа күрә без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бөртекләп җыябыз, үзебездә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәбез һәм гамәлгә кертәбез. Без бергә уртак эш башкарабыз», — диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына селекция һәм элиталы орлыкчылыкны үстерү буенча юл картасын эшләргә кушты.

«Без 2024 елга республикада кимендә 4 млн. тонна ашлык җыюга чыгу бурычын куйдык. Республика алга таба да агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтүне дәвам итәчәк», – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Читайте нас: