Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
17 сентябрь 2020, 16:35

Башкортстанның тагын дүрт предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашты

Башкортстанда «АММА» Фәнни-производство предприятиесе» ООО, «Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе» АО, «Уфа Икмәк продуктлары комбинаты» ОАО һәм «ПЕТОН КОНСТРАКШН» ООО «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проектына керде.

Башкортстанда «АММА» Фәнни-производство предприятиесе» ООО, «Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе» АО, «Уфа Икмәк продуктлары комбинаты» ОАО һәм «ПЕТОН КОНСТРАКШН» ООО «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проектына керде.

Предприятиеләр милли проектта катнашу өчен производительность.рф. сайтында заявка бирде. БР Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы ярдәмендә, оешмалар хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен сакчыл производство инструментларына өйрәтә башлаячаклар.

«Портенциаль катнашучылар мәйданчыкларында бәяли торган сайлап алу үткәрделәр. Очрашу барышында предприятиеләр җитәкчелегенә катнашучылар өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Атап әйткәндә, оешмалар производство процессларын уңайлаштыру буенча проектларны гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертларның методологик ярдәменнән түләүсез файдалану мөмкинлеге алачак», - дип билгеләде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Хәзер «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проектында катнашучылар исемлегендә Башкортстан Республикасыннан 78 предприятие бар.

Хәтергә төшерәбез, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру - Россиянең стратегик максатларының берсе: РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Россия Хөкүмәте тарафыннан 2017 елда - «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли программасы, 2018 елдан «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты гамәлгә ашырыла башлады.

Читайте нас: