Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 сентябрь 2020, 18:45

БАШКОРТСТАННЫҢ ХЕЗМӘТ МИНИСТРЛЫГЫ КАРТЛАР ЙОРТЛАРЫНДА УРЫННАР САНЫН АРТТЫРЫРГА ПЛАНЛАШТЫРА

Башкортстанда картлар йортларында урыннар санын арттырырга һәм стационар учреждениеләрдә уңайлы шартлар тудырырга планлаштыралар, дип хәбәр итте Республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Россия Хезмәт министрлыгына ике стационар социаль хезмәт күрсәтү объектын төзүгә финанс чаралары бүлеп бирүгә гаризалар әзерли.

Федераль адреслы инвестицион программага «Имәнлек» Республика геронтология үзәгенең торак корпусын һәм Благовещенскида өлкән яшьтәге гражданнар өчен 60 урынлы торак корпусны кертү планлаштырыла.

«Без стационар учреждениеләрдә өлкән яшьтәге гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыру, аларның мөстәкыйль яшәү күнекмәләрен алу һәм аларны көндәлек тормышта куллану белән кызыксынабыз», – дип билгеләп үтте Юрий Мельников.

Эш «Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Читайте нас: