Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
28 август 2020, 17:25

Башкортстанда 3900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелә

«Демография» милли проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанда 3 900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелә. БР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмзил Кучарбаев «Стройчас» форматындагы киңәшмәдә бер объектның инде тапшырылуы, алтысы – югары әзерлек дәрәҗәсендә, сигезе-уртача, тугыз мәйданчыкта әзерлек 70 проценттан артмавы турында сөйләде.

«Демография» милли проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанда 3 900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелә. БР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмзил Кучарбаев «Стройчас» форматындагы киңәшмәдә бер объектның инде тапшырылуы, алтысы – югары әзерлек дәрәҗәсендә, сигезе-уртача, тугыз мәйданчыкта әзерлек 70 проценттан артмавы турында сөйләде. Россия һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 3,7 млрд сумнан артып китә.

«Матур һәм заманча балалар бакчалары төзибез. Эшләрне озакка сузмагыз, барысын да соңгы мизгелдә калдырмагыз», — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан башлыгы Деулет тозелеше җитәкчесенә БРНЫП транспорт һем юл худалыгы буенча Деулет комитеты белен узара бейленешлерне җайга салырга кушты. Башкортостан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев сүзләренә караганда, республиканың 2 067 мәгариф учреждениесе автомобиль юлларына якын урнашкан. Аварияне кисәтү эшләре барышында алар янында 74 светофор, 2 650 метр койма һәм 102 «ятып торучы полиция» куелган инде. Республика муниципалитетлары да шундый ук эш алып бара. 30 район һәм шәһәр округы территориясендә 174 светофор объекты, 30 мең метрга якын коймалар һәм 457 ясалма тигезсезлек монтажланган инде.

Читайте нас: