Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
3 август 2020, 18:45

Ташламалы ипотека буенча беренче взнос 15% ка кадәр киметелде

Ташламалы ипотека буенча беренче взнос 20% тан 15% ка кадәр кимегән. Бүген, 3 августта, Россия премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәтнең тиешле карарын имзалады. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмә барышында хәбәр итте, Россия Министрлар Кабинеты еллык 6,5% ставкасы белән ташламалы ипотека шартларын яхшыртуны дәвам итә, дип ассызыклады.

Шулай итеп, хөкүмәт ташламалы ипотека кредиты программасына 2020 елның 1 ноябренә кадәр беренче взнос сыйфатында кредит суммасының 20% ын җыярга өлгермәгән заемчыларны җәлеп итә алачак, дип фаразлады Мишустин.

Шулай ук Министрлар Кабинеты башлыгы вице-премьерларга ташламалы ипотека программасы буенча банклар бирә торган кредит суммасын 6,5% ка, 740 млрд сумнан 900 млрд сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

«Шуның аркасында 310 меңнән дә ким булмаган гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алачак», -дип хәбәр итә «Известия» Премьер-министр сүзләрен.

Ил Президенты Владимир Путин апрель азагында 6,5% ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрергә кушты. Ул торак шартларын яхшыртырга теләгән гражданнарга ярдәм итүне күздә тота. Шулай ук ул торакка ихтыяҗ кимүгә һәм икътисадтагы кимү һәм коронавирус таралу сәбәпле, гражданнарның акчалары агылуга юлыккан төзелеш тармагына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Читайте нас: