Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
23 июль 2020, 18:20

Әсән авылы клубын яңарту төгәлләнеп килә

Бинаны масштаблы капиталь төзекләндерүдән тыш, учреждение тулысынча яңартылган матди-техник база алачак һәм заманча мәдәният үзәге булачак.

Бинаны масштаблы капиталь төзекләндерүдән тыш, учреждение тулысынча яңартылган матди-техник база алачак һәм заманча мәдәният үзәге булачак.

Реновация бинаны реконструкцияләүне генә гамәлгә ашырып калмый, авыл мәдәният йортына килүчеләрнең бөтен гаиләсе белән кызыклы һәм эчтәлекле ял итә алу мөмкинлеге булачак. Биредә аерым бию залы, түгәрәкләр өчен бүлмәләр, тре­нажер бинасы, балаларга уен бүлмәләре каралган.

Барлык эшләргә республика һәм урындагы бюджетлардан 24 238,2 мең сумм акча бүленгән.

Шулай ук мәдәният йорты базасында яңа буын китапханәсе булдырыла. Кулланучылар фәнни һәм матур әдәбият эчтәлегендәге үзебезнең за­манча мәгълүмат ресурсларына, цифрлы вакытлы матбугатка мөрәҗәгать итә алачак. Китапханә югары тизлекле киң полосалы интернет һәм «Милли электрон китапханә» гә керү ноктасы белән җиһазланачак. Аннан тыш, дискуссия клу­ блары, түгәрәкләр һәм консультация пунктлары ачу күздә тотыла.

Модельле китапханә булдыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 7,5 миллион сум акча бүленгән.

Подрядчылар түбә ябуны тәмамлаган, хәзер фасадны җылыталар, керамогранит белән тыш­лыйлар. Эчке бизәү эшләре дә бара - балалар бүлмәсе, тамаша залы һәм китапханә әзер дияр­лек, идән эшлисе һәм яктырткычлар куясы гына калган. Төп эшләр 1 августка тәмамланырга тиеш. Ә айның егермеләренә китапханәне тапшырырга ниятлиләр. Авыл мәдәният йортын ачу сентябрь азагына планлаштырылган.

«Клубта төрле яшьтәге кешеләр үз кызыксынуы буенча шөгыль таба алачак. Яшьләрне яңа заманча компьютер һәм мультимедиа мәйданчыклары, ин­терактив такта кызыксындырса, балаларны - коры бассейн һәм курчак театры өчен махсус мәйданчык көтә. Биредә шулай ук музыка мәктәбенең «хорео­графия» классы буенча филиалы ачылачак», - диде мәдәният идарәсе начальнигы Рәсим Ямалтдинов.

Читайте нас: