Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
19 июнь 2020, 16:40

БАШКОРТСТАН БАШЛЫГЫНА ЮЛ БУЕ СЕРВИСЫНЫҢ КҮП ФУНКЦИЯЛЕ КОМПЛЕКСЛАРЫ ПРОЕКТЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Инвестчас» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде, анда төбәкнең юл буе сервисын үстерү өлкәсендәге проектларны карадылар.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Инвестчас» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде, анда төбәкнең юл буе сервисын үстерү өлкәсендәге проектларны карадылар.

«Юлдаш Сервис» компаниясе генераль директоры Айрат Юлмөхәммәтов Уфа һәм Караидел районнарында АЗС, автосервис пункты, кафе һәм кунакханәне үз эченә алган өч күп функцияле комплекс төзү планнары турында сөйләде. Проектларга салынган инвестицияләрнең гомуми күләме 450 млн. сум тәшкил итә. Киләчәктә инвестор республиканың башка районнарында да сервис хезмәте күрсәтүне үстерергә ниятли.

М5 һәм М7 федераль трассалары буенда тагын 100 эш урыны «Роснефтепродукт» ҖЧҖ һәм эшмәкәр Шамил Арсланов булдырырга ниятли. Проектларга инвестицияләр күләме якынча 440 млн. сум тәшкил итә.

Киңәшмәдә катнашучылар ярдәм чаралары сыйфатында инженер һәм транспорт инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен субсидияләүне хупладылар. Башкортстан башлыгы муниципалитетларга төзелеш өчен җир участокларын сайлауда ярдәм күрсәтергә кушты.

Юл буе сервисын үстерү өчен республиканың инвестицион законнары камилләштерелде, дип хәбәр итте БР вице-премьеры – икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов. Тармак проектларын өстенлекле проектлар исемлегенә кертү өчен минималь кертемнәр күләме 1 млрд. сумнан 50 млн. сумга кадәр кимеде. Җир кишәрлекләре бирү механизмы камилләштерелде.

Юл буе сервисын үстерү объектларны урнаштыру схемасын, бизнесны алып бару һәм методик яктан тәэмин итү механизмнарын, шулай ук потенциаль инвесторлар өчен республика брендбукын һәм Башкортстанның милли символикасын кулланып, бердәм стильдә башкарылган типлаштырылган карарлар үз эченә алган Бердәм концепциягә нигезләнәчәк.

«Мин бу тема белән шөгыльләнә башлаганнары өчен республика Хөкүмәтенә бик рәхмәтле. Әмма юл буе сервисын «уяту» өчен системалы карарлар кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Инвесторларга әзер, җайга салынган эш регламенты кирәк, шул исәптән проектларны территориаль яктан бәйләү буенча да. Бу тарих еллар буе сузылырга тиеш түгел. Бу мәсьәлә буенча тагын бер айдан соң «Инвестчас» та фикер алышырга тәкъдим итәм».

Читайте нас: