Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
18 июнь 2020, 18:45

БАШКОРТСТАНДА ЭЛЕВАТОРЛАРНЫ ҺӘМ ШИКӘР ЗАВОДЛАРЫН ТИКШЕРӘЧӘКЛӘР

Элеваторлар, май экстракциясе һәм шикәр заводлары якын арада яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген тикшерәчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Элеваторлар, май экстракциясе һәм шикәр заводлары якын арада яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген тикшерәчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Комиссия үз эшен 25 июньдә башлап җибәрәчәк. Аның составында-авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан буенча Россельхознадзор Идарәсе, муниципалитетлар һәм берничә федераль дәүләт учреждениесе вәкилләре.

Барлыгы республиканың 37 предприятиесен тикшерү планлаштырыла. Алар арасында элеваторлар, май экстракциясе һәм шикәр заводлары бар.

«Комиссия предприятиеләрнең экспорт белән тәэмин итүне оештыру мөмкинлекләренә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенең озак һәм сыйфатлы сакланышына аерым игътибар бирәчәк, — дип билгеләп үтте Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат секретаре Алмаз Галимов. — Яңа уңышка әзерлекне кабул итү узачак предприятиеләр республика территориясендә «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыруда әйдәүче рольләр уйный. Экспортның гомуми структурасында аларның өлеше узган ел нәтиҗәләре буенча 75 процент тәшкил иткән».

Читайте нас: