Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проект
8 Май 2020, 15:05

Уфа сәнгать училищесы илкүләм проект ярдәмендә биш фортепиано ала

Уфа сәнгать училищесы «Мәдәният« илкүләм проект ярдәмендә биш «Михаил Глинка» фортепиано ала

Уфа сәнгать училищесы «Мәдәният« илкүләм проект ярдәмендә биш «Михаил Глинка» фортепиано ала
Уфа сәнгать училищесы Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән илкүләм проект кысаларында модернизацияләнәчәк республиканың һөнәри белем бирү оешмалары исемлегенә керә.
Быел ук училищеның музыкаль инструментариен шактый яңарта алачаклар. Сәнгать бүлеге өчен кирәкле җиһазлар барлыкка киләчәк, методик әдәбият сатып алыначак.
«Михаил Глинка» фортепианоның башка ил маркалары инструментларыннан аермалы үзенчәлеге шунда: аның производствосы нигезендә материалларны сайлап алу һәм эшкәртү, булачак инструментлар җыю һәм интеграцияләүгә инновацион Европа алымы ята. Бу факторларның барысы да сыйфат ягыннан уртача бәяле сегментның заманча модельләрен узып китүче инструмент булдырырга мөмкинлек бирде",-дип аңлатты Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат секретаре Олеся Мельникова.
Читайте нас: