Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
15 апрель 2020, 11:50

2020 елда Башкортстанда 300 км дан артык юл төзекләндереләчәк һәм 459 камера урнаштырылачак

Быел Башкортстанда юлларны ремонтлау гадәтиеннән ике атнага иртәрәк башланды.

Быел Башкортстанда юлларны ремонтлау гадәтиеннән ике атнага иртәрәк башланды. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча республиканың планнары зур: 303,09 км юлны норматив халәткә китерү, 248 юл билгесе, 1200 п.м җәяүлеләр өчен киртәләр, 23 светофор, өч автоматик үлчәү контроле пункты һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотовидеофиксацияләү камерасы.

Республика бюджетына бу эшләр 5,1 млрд. сумга төшәчәк, федераль казнадан 2,2 млрд. сумнан артык акча кергән.

«Бүген подрядчылар 107 объекттан 17 объектка чыкты инде. Моңа уңай һава шартлары гына түгел, ә конкурс процедураларын вакытында уздыру да ярдәм итте», — дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт транспорты комитеты рәисе Алан Марзаев.

2020 нче елда республикада илкүләм проект буенча нинди юллар ремонтланачак, биредә белергә мөмкин.

Читайте нас: