Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
16 март 2020, 13:32

Ел башыннан Башкирия юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү буенча 380 комплекс урнаштырылды

Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү буенча инде булган 265 комплекска шундый ук 115 комплекс урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр төбәк дәүләт транспортында.

Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү буенча инде булган 265 комплекска шундый ук 115 комплекс урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр төбәк дәүләт транспортында.

Бу Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

«Тизлек режимын бозуны теркәүче камералар Башкортстанның 18 муниципалитетында урнаштырылган", - дип өстәде ведомствода.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, быел республикада юллардагы авария-куркыныч участокларда 609 фотовидеофиксация комплексы урнаштыру планлаштырыла. Шуларның 380е хәзерге вакытта урнаштырылган. Калган 229ын агымдагы елның 1 маена кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү буенча 770 эшләүче комплекс исәпләнә.

2017 ел белән чагыштырганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү комплексларын урнаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметү планлаштырыла. Моннан тыш, проект юлларда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны ике тапкыр киметүне күздә тота.

Читайте нас: