Илкүләм проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча район проект комитетының утырышы булды.
Узган ел район территориясендә 8 илкүләм проект кысаларында 26 төбәк программасы: «Демография», «Саулык саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Цифрлы икътисад», «Мәдәният», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» тормышка ашырылган. Алар арасыннан 7 сен финанслауга 60,6 млн. сум, шул исәптән, федераль бюджеттан - 27 млн. сум, республика бюджетыннан - 10,1 млн. сум, район бюджетыннан - 7,6 млн. сумлык финанс чаралары бүленгән һәм кулланылган. Иң зур сумма - 43,1 млн. сум - «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын финанслауга юнәлдерелгән. Барлык финанс чаралары да һәр илкүләм проект тарафыннан тулысынча үзләштерелгән. Бу мәгълүматлар хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Салават Мөэминов докладында яңгырады.
Алга таба һәр проект буенча җентекләп хакимият башлыгының төзелеш, транспорт, сәнәгать, торак коммуналь хуҗалык һәм муниципаль контроль буенча урынбасары Эдуард Каһарманов, район хакимияте башлыгының икътисад, эшкуарлык буенча урынбасары Гөлнара Кашаева, хакимият башлыгы урынбасары - авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Салават Ислакаев, Башкортстан Республикасы хезмәт Министрлыгының Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенчатерриториальтөбәкбүлеге начальнигы Альберт Әгъзамов, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ләйлә Гайнетдинова, мәдәният идарәсе начальнигы Рәсим Ямалетдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин,Төньяк-көнбатыш районара халыкның мәшгульлеге үзәге дәүләт казна учреждениесе филиалы директоры Вадим Юнысов чыгыш ясады. Алар тормышка ашырылган эшләр хакында сөйләде.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты; #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин