Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
18 февраль 2020, 11:25

Йомгак ясадылар, бурычлар билгеләделәр

“Үткән елда без нәрсәләр эшләдек, нинди хаталар, җитешсезлекләр бар, аларны ничек бетерәчәкбез һәм алга барачакбыз - бүген шул хакта сөйләшәбез”, - диде район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәдиев, 2019 елга социаль өлкәдәге эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмәне башлап. Бу уңайдан ул ил Президенты Владимир Путинның Юлламасы һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров куйган бурычлар турында хәтергә төшерде.

“Үткән елда без нәрсәләр эшләдек, нинди хаталар, җитешсезлекләр бар, аларны ничек бетерәчәкбез һәм алга барачакбыз - бүген шул хакта сөйләшәбез”, - диде район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәдиев, 2019 елга социаль өлкәдәге эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмәне башлап. Бу уңайдан ул ил Президенты Владимир Путинның Юлламасы һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров куйган бурычлар турында хәтергә төшерде.

Районда кешеләрнең уртача гомер озынлыгы - 70,7 яшь, хатын-кызларда бу сан - 77,3 яшь, ә ир-егетләр бездә уртача 12 елга азрак яши. Үткән елда халыкның табигый артуы күзәтелмәгән. Бу мәгълүматларны киңәшмәдә район дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин җиткерде. Ары таба ул, атап әйткәндә, “Саулык саклау” һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары кысаларында нәрсәләр эшләнүгә тукталды.

Дәвалау учреждениесе берничә яңа табиб белән тулыланган, аларның икесе - махсус белгечләр. Тик дәваханәдә кадрлар җитмәү проблемасы кала бирә, кадрлар белән комплектлану 62 проценттан күбрәк тәшкил итә. Дәваханәгә офтальмолог, эндокринолог, онколог, неврлог һ.б. кирәк.

Районда тиешле стандартларга яраклы ике яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелгән. Тиздән Яңа Уртай авылында яңа ФАП ачылачак. Докладчы билгеләвенчә, авыл медпунктларында су белән тәэмин итү һәм суны чыгару мәсьәләсе ачык кала.

Яңа төзелгән, сменага 200 кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасы тиздән кечкенә пациентларны кабул итә башлаячак. Киләчәктә бездә муниципальара балалар үзәге булдырылачак, анда берничә күрше район балалары да хезмәтләндереләчәк.

Баш табиб шулай ук саулык саклау системасында санлы контур булдыру турында да әйтте. Мисалга, бердәм мәгълүмат үзәге системасы буенча урыннардагы фельдшерларда махсус белгечләргә юллама алу мөмкин булачак.

Сабыйларның үлеме проблемасына килгәндә, Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, бу еш кына асоциаль тормыш рәвеше алып баручы, йөклелек вакытында начар гадәтләреннән арына алмаган әниләр белән бәйле.

Агымдагы елда стоматология поликлиникасын район үзәк дәваханәсенә кушу планлаштырыла. Медиклар алдында шулай ук гомум белем бирү мәктәпләрендә укучыларны стоматология ярдәме белән тәэмин итү бурычы да тора.

Мәгариф идарәсе эшенең нәтиҗәләре турында җыелучыларны аның начальнигы Нәсимә Ибәтуллина таныштырды. Ул элек балалар бакчалары булмаган торак пунктларда мәктәпкәчә төркемнәрнең артуы турында әйтте. Шәһәрдә 220 урынга балалар бакчасы төзелә.

“Мәгариф” милли проектына һәм башка программаларга ярашлы, мәктәпләрне тиешенчә җиһазлау уңышлы бара һәм кирәк урыннарда ремонт-төзү эшләре башкарыла.

Укучыларны өстәмә белем бирүгә җәлеп итүгә килгәндә, монда кайбер нюанслар бар. Быелдан башлап, шөгыльләнүчеләрнең саны башкача исәпләнә, шуңа да күрсәткечләрнең таләп ителгән дәрәҗәсенә җитү өчен балаларны төрле түгәрәкләргә, клубларга һәм иҗат берләшмәләренә ак- тиврак җәлеп итәргә кирәк булачак.

Хәл итүне көткән бурычларның берсе сыйфатында, докладчы мәктәпләрдә бер сменалы укытуга тулысынча күчүне әйтте. Шулай ук агымдагы елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар укучыларын түләүсез ашатуны тәэмин итү зарур.

Якын киләчәктә районда яңа төбәк полилингваль мәктәп барлыкка килергә тиеш, анда балалар да, укытучылар да конкурс нигезендә кабул ителәчәк. Мәктәптә төрле районнардан укучылар белем алачак.

Мәдәният өлкәсендә хәлләр торышы турында идарә начальнигы Рәсим Ямалтдинов отчет тотты. “Реальэшләр”, Урындагы инициативаларны хуплау программасы кебек төрле проектлар кысаларында мәдәният йортларының матди- техник базасын ныгыту алып барыла. Киңәшмәдә рәислек итүче, мәдәният эшчәннәре алдында, В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгенең тулылыгы турындагы, әйткәндәй, кино залының гына түгел, мәсьәләне күтәрде.

“Бүгенге көндә безнең өчен төп бурычларның берсе - инвалидларны эш белән тәэмин итү. Бу мәсьәлә буенча без план эшләдек”, - диде Төньяк- көнбатыш районара мәшгульлек үзәге филиалы директоры Вадим Юнысов.

Районда производствода зыян күрүчеләр бар, шул уңайдан киңәшмәдә хезмәт иминлеге саклауга игътибар юнәлтелде. Бу мәсьәлә мәшгульлек үзәге җаваплылыгына карый - хәзер анда хезмәт иминлеге буенча белгеч бар.

Киңәшмәне йомгаклап, Илнур Әхмәдиев, быелгы берничә мөһим датага тукталды: бу Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулу, фашист Германиясен Җиңүнең 75 еллыгы. Димәк, социаль өлкә хезмәткәрләренә тиешле чаралар үткәрү мөһим. Ә җәй көне Бөтендөнья фольклориада кунакларын каршы алырга кирәк булачак.

Читайте нас: