Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 февраль 2020, 18:20

Фикер алышырга һәм ярдәм итәргә әзерләр

“Башкортстан Республикасында һәм Дүртөйле районында кече һәм урта эшкуарлык инфраструктурасы үсеше” күчмә семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда безнең районның бизнес-берләшмә вәкилләре катнашты.

“Башкортстан Республикасында һәм Дүртөйле районында кече һәм урта эшкуарлык инфраструктурасы үсеше” күчмә семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда безнең районның бизнес-берләшмә вәкилләре катнашты.

- Эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Атап әйткәндә, районда үзебезнең программаны кабул иттек, аның буенча әле яңа эш башлаганнарны да, шулай ук инде аягында нык басып торган эшкуарларны да яклау чаралары каралган. Программа кысаларында 1 миллион 200 мең сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтелергә мөмкин, - диде, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов. - һәм без үзебез дә Дүртөйле эшкуарларыннан креатив инициативалар көтәбез, алар буенча фикер алышырга, гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзербез.

Семинарда катнашкан РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутаты, Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык һәм үзмәшгульлек буенча эксперт комиссиясе рәисе Рифат Шәйхетдинов төп бурычларны анык билгеләде. Аларны хәл итүгә ирешергә кирәк, моның өчен эшкуарлык, иң элек, кече һәм урта бизнес (чөнки эресе аны баса) эшчәнлеген яклауга юнәлтелгән милли проект булдыру зарур.

Үткән елда безнең республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны арту турында БР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы директоры Ирек Гәрәев билгеләде. Моңа исә эшкуарларга кредитлар һәм субсидияләр алганда льготалар бирү кебек чаралар шактый дәрәҗәдә булышты.

Ә “Минем бизнес” үзәге консультанты Глеб Абдуллин үз эшеңне үстерү буенча биредә нинди мәгълүмат бирергә әзер булулары турында сөйләде. Әйткәндәй,хәзер әлеге үзәкнең офисларын район үзәкләрендә, шул исәптән безнең шәһәрдә дә, ачу турындагы мәсьәлә карала.

Семинар эшендә шулай ук БР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Рөстәм Зөбәеров, “Региональная лизинговая компания РБ” АО генераль директоры Сергей Верзун катнашты.

Аннан тыш, җыелучыларга киңәшмәдә бизнес-шерифны тәкъдим иттеләр, аның эшчәнлеге үз эшендә әле беренче адымнарын гына ясаганнарга мәгълүмат- консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Ул - район хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча урынбасары Гөлнара Кашаева. Билгеле, мондый форматтагы аралашу кирәк булган һәркем белән дә сөйләшергә әзерләр.

Читайте нас: