Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
3 февраль 2020, 18:20

Лаурелия, Миран, Сумая...

Үткән елда безнең районның ЗАГС бүлегендә чит ил гражданнары белән никахлашкан 2 кеше теркәлгән, дүрт кеше БДБ илләрендә яшәүчеләр белән гаилә корган. 2019 елда районда 327 яңа гаилә барлыкка килгән, ә 215 е - таркалган.

Үткән елда безнең районның ЗАГС бүлегендә чит ил гражданнары белән никахлашкан 2 кеше теркәлгән, дүрт кеше БДБ илләрендә яшәүчеләр белән гаилә корган. 2019 елда районда 327 яңа гаилә барлыкка килгән, ә 215 е - таркалган.

Былтыр бездә 480 бала дөньяга килгән. Яңа туган сабыйлар арасында шундый исемнәр популяр: малайлар өчен - Әмир, Ислам, Тимур, Самир, Кәрим, кызлар өчен - Сафия, Азалия, Алина, Камилла, Милана. Кайбер әти-әниләр, киресенчә, балаларына гадәти булмаган һәм сирәк очрый торган исемнәр куша. Алар арасында Эльман, Миран, Эмин, Абу зарр. Болары малайлар исемнәре. Кызлар арасында Лаурелия, Севара, Теона, Сумая, Эрмина, Мия, Северина, Фотимахон, Дэлия кебек оригиналь исемнәргә ия булучылар бар.

Үткән елда дүрт гаилә игезәк балалар туу бәхете кичергән. Гаиләдә беренче бала - 175, икенче бала - 173, өченче бала булып 87 сабый аваз салган. 28 бала әти-әнисенең дүртенче сабые булган. 16 гаиләдә бишенче һәм аннан күбрәк бала туган, әйткәндәй, елның һәр кварталында да - 4әр. Яңа туган сабыйлар арасында малайлар - 243, кызлар - 237. Ике гаилә уллыкка бала алу исәбенә тулыланган.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, үткән елда районда 831 кеше үлгән.

#детибашкириисчастье #башҡортостанбалалары

Читайте нас: