Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
21 гыйнвар 2020, 13:00

Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрде

Яңа елдан беренче, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балалар өчен пособиеләр билгеләү критерийлары үзгәрде. Алар сабыйлары 2017 елның 31 декабреннән соң туган гаиләләргә кагылачак.

Яңа елдан беренче, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балалар өчен пособиеләр билгеләү критерийлары үзгәрде. Алар сабыйлары 2017 елның 31 декабреннән соң туган гаиләләргә кагылачак. Хәзер түләүләр гаиләдә җан башына керем ике яшәү минимумыннан артмаган очракта билгеләнә. Тулырак аңлатма алу өчен без республика Халыкны социаль яклау үзәгенең Дүртөйле районы филиалы директоры Рафаел Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

- Рафаел Ибатулла улы, балага айлык акчалата түләүне алуга тагын да күбрәк гаиләләр дәгъва итә алудан тыш, федераль законда нинди үзгәрешләр булды?

- Беренче бала өчен айлык пособиенең суммасы һәм аны билгеләү шартлары үзгәрде. Түләү күләме 9789 сумга кадәр артачак, үткән елда ул 9182 сум булды. Пособие балага 3 яшь тулганчы түләнәчәк, элек 1,5 яшькә кадәр иде.

- Әгәр айлык түләү, 2019 елда балага 1,5 яшь тулу сәбәпле яисә керем артуга бәйле туктатылган очракта әти-әниләргә нәрсә эшләргә?

- Түләүләрне яңарту өчен әти-әниләр безнең филиалга яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итә ала. Әгәр балага 1,5 яшь 2020 елда тула икән, айлык түләүне озайту өчен гариза бирүчегә башта балага 2 яшь тулганчы, ә аннары аңа 3 яшь тулганчы пособие билгеләү өчен гариза язарга кирәк булачак. Шуңа игътибарны җәлеп итәм: балага 2019 елның декабрендә бер яшь яки яшь ярым булганга кадәр 9182 сум күләмендә түләү билгеләнгән гаиләләр түләү билгеләнгән срокны көтеп тормыйча, 9789 сум күләмендәге түләүне билгеләү максатында яңа гариза һәм документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

- Үзгәрешләр күп балалы гаиләләргә айлык акчалата түләүләргә кагыламы?

- Әйе, бу елдан башлап өченче һәм аннан соңгы балага айлык акчалата түләүне исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Үткән очрактагы кебек үк, түләү хокугына җан башына уртача керем ике яшәү минимумы күләменнән (20868 сумнан) артмаган гаиләләр ия була. Мәсәлән, әгәр гаиләдә биш кеше икән, керем 104 мең 340 сумнан артмаска тиеш. Айлык акчалата түләү күләме элеккечә кала - 8993 сум.

Әгәр элек сезгә җан башына уртача керем арту сәбәпле беренче, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү булмаган икән, аны билгеләү өчен барлык документлар белән янә мөрәҗәгать итү зарур.

- Әлеге түләүләрне алу өчен кайчан һәм кайда мөрәҗәгать итәргә?

- Шуны онытмагыз, документларны бала туганнан соң алты айдан да соңламыйча тапшырырга кирәк. Әгәр шулай эшләмәсәң, беренче балага түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк, өченче балага бары тик үткән алты ай өчен генә түләячәкләр.

Балаларга түләүләр алуга гаризаны тиешле документлар белән республика Халыкны социаль яклау үзәге филиалында (Адрес: Дүртөйле шәһәре, Чеверев ур., 47), шулай ук Күпфункцияле үзәктә (МФЦ) яки госуслуги порталында тапшырырга мөмкин. Белешмәләр өчен филиал белгечләренең телефоннары: 2-22-64, 2-43-87.

Хәтергә төшерәбез, балалары булган гаиләләрне социаль яклауның әлеге чаралары “Демография” милли проектының “Балалар туганда гаиләләрне финанслау” төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Читайте нас: