Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
13 гыйнвар 2020, 17:55

Модульле ике медпункт

Яңа ел каникулларында районның Чарлак һәм Тәкәрлек авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын, кызыл тасмаларны кисеп, рәсми ачу булды.

Яңа ел каникулларында районның Чарлак һәм Тәкәрлек авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын, кызыл тасмаларны кисеп, рәсми ачу булды.

Ике медпункт та “Саулык саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, типовой проект буенча төзелгән.

-Медицина хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, дарулар да сатабыз, -дип сөйли Чарлак медпункты фельдшеры Людмила Тимеркаева. – Моның өчен төрле дарулар белән аптека почмагы каралган.

Людмила Павловна биредә 2006 елдан бирле эшли. 500 ләп кешене хезмәтләндерә, алар арасында бер яшькә кадәрге балалар да бар, пенсионерлар да күп.

-Милли проектны гамәлгә ашыруда авыл торак пунктларына өстенлек бирелә, - дип сөйли Саулык саклау министрлыгының проект эшчәнлеге бүлеге начальнигы Роза Яхина. - Башкарылган эш аз түгел, киләчәктә тагын да күбрәк эшләр планлаштырыла.

Җыелучылар алдында урындагы “Олык пеледыш” (“Ялан чәчәге”) фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Шул ук көнне шундый ук фельдшер-акушерлык пункты Тәкәрлек авылында да ачылды.

Фельдшер Илзидә Гатауллина биредә 30 ел эшли инде.

- 368 кешене хезмәтләндерәбез, аларның 74 е - 17 яшькә кадәр, бер яше тулмаган сабыйлар да бар, - диде Илзидә Фәнис кызы.

Тантанага Русиядә танылу алган “Яшел беретлар” ансамбле концерт номерлары әзерләгән иде.

Фельдшер-акушерлык пунктларында салкын һәм эссе су, канализация бар, вентиляция системасы куелган, җылыту - электр белән. Фельдшер, процедура һәм акушер-карау кабинеты, санитария - көнкүреш бүлмәсе җиһазланган.

Республикада ачылган 28 ФАП ның 3 се - безнең районда.

Яңа медицина объектларын ачуда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин, урындагы хакимият башлыклары катнашты һәм чыгыш ясады.

Читайте нас: