Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
30 декабрь 2019, 18:45

Күптән көтелгән шатлык

Яңа ел алдыннан Семилетка авылыннан берьюлы сигез гаилә күптән көтелгән өй туйларын билгели.

Яңа ел алдыннан Семилетка авылыннан берьюлы сигез гаилә күптән көтелгән өй туйларын билгели. Башкортстан Республикасының 2019- 2020 елларда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программа кысаларында аларга Дүртөйле шәһәренең Фәүзи Зәйлалов урамындагы яңа йорттан фатирлар бирелде.

Уңайлыклары булмаган торакта яшәүчеләр бу көнне, чыннан да, озак көтте. Шуңа да кичерешләре ихлас һәм шатлыклы. Аларга яңа фатир ачкычларын тан-таналы шартларда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

Хәзер фатир хуҗалары күңелле мәшәкатьләр белән яши: күченү, җиһазлар урнаштыру белән мәшгульләр. Ә иң мөһиме, әлбәттә инде, аларда җылы һәм уңайлы мохит булсын.

Читайте нас: