Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
24 декабрь 2019, 13:50

Социаль әһәмияттәге 7 объектны Интернетка тоташтырдылар

Республикада “Русия Федерациясенең санлы икътисады” дәүләт стратегиясенең “Мәгълүмати инфраструктура” проектын гамәлгә ашыру бара.

Республикада “Русия Федерациясенең санлы икътисады” дәүләт стратегиясенең “Мәгълүмати инфраструктура” проектын гамәлгә ашыру бара. Программа 100 дән 1000 гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда 2000 социаль әһәмияттәге объектларны югары тизлекле Интернетка тоташтыруны күз уңында тота. Санлы технологияләр мәктәпләрдә, фельдшер- акушерлык пунктларында, полиция бүлекләрендә, янгын сүндерү частьларында һәм ерактагы, шулай ук үтеп йөрү авыр булган авыллардагы башка социаль объектларда барлыкка киләчәк. Программаны гамәлгә ашыру 2021 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Агымдагы елның июль аенда үткән аукцион нәтиҗәсендә проект операторы дип Башкортстан Республикасының зур телекоммуникацион компаниясе - “Башинформсвязь” җәмгыяте танылды. Дүртөйле шәһәре линия- техник цехы начальнигы Руслан Мортазин безнең районда милли проектны реализацияләүнең беренче этабы һәм беренче елы турында сөйли:

- Проектны реализацияләүнең беренче этабында югары тизлекле Интернетка 124 нче янгын сүндерү часте, Дүртөйле күппрофильле колледжы, Әсән, Түбән Манчар, Яңа Биектау, Яңа Кәңгеш, Күккуян авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары тоташтырылды. 1 декабрьдән әлеге объектлар элемтә хезмәтләреннән файдалана.

Проект оптик-җепселле элемтә линияләрен төзүне, элемтә каналларын киңәйтүне, аларга социаль әһәмияттәге объектлар кушу һәм объектлар эчендә ИКТ-инфраструктура булдыруны планлаштыра. Булдырылган инфраструктура нигезендә дәүләт контракты кысаларында оператор социаль әһәмияттәге объектлар өчен Интернетка киң полосалы керү хезмәте күрсәтүне тәэмин итә.

Югары тизлекле Интернет авыл ФАП лары өчен пациентны табибка кабул итүгә язу, белгеч-табибларда консультация алу, мәгълүматларны район һәм республика дәваханәләренә оператив тапшыру мөмкинлеге бирә. Мәктәпләрне оптик элемтә каналларына тоташтыру белән укучылар һәм укытучылар электрон журналлар һәм көндәлекләрне файдалану, санлы китапханәләргә һәм укытуның дистанцион технологияләренә керү мөмкинлегенә ия булачак. Янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәлләргә оператив эш итәчәк, хәл турында тизрәк хәбәр бирә һәм мәгълүматлар җибәрә алачак.

Республика буенча, контракт шартларына ярашлы, бу елның 1 декабренә оператор 722 социаль әһәмияттәге объектлар эшкә кушты. Бу кушыласы объектларның 26 проценты.

Читайте нас: