Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
14 гыйнвар 2022, 11:50

«Уңышлы чыршы»

16 декабрьдә Мәскәү шәһәренең «Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча федераль үзәк» Өстәмә белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесендә «Уңышлы чыршы» узды.  

«Уңышлы чыршы»
«Уңышлы чыршы»

Бәйрәмдә «Мәгариф» милли проектының «һәр бала уңышы» федераль проекты кысаларында булдырылган балаларга өстәмә белем бирүнең яңа урыннары ту- рында 104 иң яхшы видеоролик авторы катнашты. Бәйге өч этапта, 2021 елның 8-22 ноябрендә үткәрелде.

Дүртөйле районы 2021 елда «Барлык юнәлешләрдә гомуми үсеш алган өстәмә программаларны гамәлгә ашыру өчен төрле типтагы учреждениеләрдә балаларга өстәмә белем бирү буенча яңа урыннар булдыру» проектын тормышка ашыру өчен грант алучылар санына кергән.

Безнең республика данын дүрт бәйге җиңүчесе яклады. Алар арасында Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерүүзәгенең «Медиашанс» балалар теле­студиясе» берләшмәсе тәрбияләнүчесе Алина Рәхимҗанова бар иде (җитәкчесе Сафонова Д.Д.).

Балалар «Космос» кунакханәсендә ур­наштылар, башкалабыз буйлап экскурсиядә   булдылар, «Уңышлы чыршы» уку һәм күңел ачу программасында катнаштылар.

Бәйге жюрие, бәйгегә илебезнең төрле почмакларыннан җибәрелгән йөзләгән ролик карады. Материалларны бәяләү нәтиҗәләре буенча, Алина Рәхимҗанова     нче урын алды. Өстәмә белем бирү фе­дераль үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, аларга, шулай ук татлы бүләкләр тапшырылды.

Алинаны җиңүе һәм башкалада уңышка ирешүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.  

Автор:Карина Гайсина  
Читайте нас: