Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
29 ноябрь 2021, 11:45

«Әниләр һәм бәбиләр»

«Әни» - һәркем өчен иң ягымлы, изге сүз ул. Сабый чактан ук безнең күңелне туган йортыбызның нурын, җылысын һәм ямен сак­лаучы иң кирәкле кеше­без - әниебезгә карата ихлас сөю хисе били.

«Әниләр һәм бәбиләр»
«Әниләр һәм бәбиләр»

 Дөньяга килгән көннән алып һәрберебезне аналарның чиксез мәхәббәте чолгап ала, ул безне авырлыклардан сакларга омтыла, гомер юлында очраган төрле кар­шылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Тормыш сукмагыннан атлаганда нәрсәгәдер ирешәбез һәм еллар узган саен әниләрнең йөрәге безнең һәр адымыбыз өчен хәстәрлек һәм борчылу белән тибүен ныграк аңлыйбыз. Ана булуны фидакарьлек, күңел җылысы һәм яктылыгыннан башка күз алдына да китереп бул­мый. Шуңа күрә әниләр зур кадер- хөрмәткә лаек.

Ноябрь аеның соңгы якшәм­бесендә үткәрелә торган җылылык, наз һәм мәхәббәт белән сугарылган   соклангыч бәйрәм - Аналар көнен илебездә ел саен киң билгеләп узалар. Бу уңайдан мәдәният учак­ларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, дәваханәләрнең бала тудыру бүлекләрендә һәм хезмәт коллективларында әлеге якты, матур бәйрәмгә багышланган төрле чаралар оештырыла.

Билгеле булуынча, әниләр һәм   бәбиләр темасы - җир йөзендә кешелек дөньясы яралганнан бирле барлыкка килгән мәңгелек, мөһим темаларның берсе. Төрле дәвердә бик күп язучылар, шагыйрьләр һәм башка иҗат, сәнгать әһелләре әлеге теманы яктыртып, танылган әсәрләр иҗат иткән. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да бу темага багышлап үзенең «Әниләр һәм бәбиләр» дип исемләнгән драматик хикәясен язган. Талантлы режис­серлар аны сәхнәләштергән һәм ул спектакль бүгенге көнгә кадәр төрле театр коллективларының ре­пертуарыннан төшми, тамашачылар тарафыннан һәрчак яратып, җылы кабул ителә.

1986 елда Чишмә авыл мәдәният   йорты хезмәткәрләре урындагы һәвәскәр артистлар белән берлектә бу спектакльне тәүге тапкыр сәхнәгә куйган иде. Рольләрне ул чордагы Чишмә сигезьеллык мәктәбе укы­тучылары Фәридә Кәлимуллина, Мөнирә Диязова-Рәкыйпова, Галимә Мәхмүтова-Камалова, Рәзилә Вәлиева-Хаҗиева, авыл мәдәният йорты хезмәткәре Сәвия Хөсәенова, авыл китапханәсе мөдире Ильвера Хафизова-Исхакова һәм «Чишмә» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәре Фәйрүзә Григо­рьева, Вәкилә Кашапова, Ридә Хөсәенова-Мостафина, Флорида Хәдимуллина, Фая Гаскәровалар гаҗәеп осталык белән башкарды. Шуңа күрә ул тамаша биредә яшәүче халыкның хәтерендә әле дә саклана. Спектакльнең урындагы мәдәният учагында зур аншлаг белән узган ул премьерасыннан соң утыз елга якын вакыт үткәч, Чишмә авылында хәтердә уелып калырлык шундый күркәм вакыйга булды: мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, мето­дисты Хафиза һәм Гөлшат Габбасовалар, мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сабитова, модельле китапханә мөдире Ильвера Исхакова үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучы һәвәскәр артистлар белән бердәм тырышлыкта, 2014 елның ноябрен­дә Аналар көне уңаеннан, аны янә сәхнәләштерде. Декорацияләрнең, киемнәрнең уңышлы сайлануы, сәхнәдә гаҗәеп мохит тудырып, бала табу йорты палатасы һәм табиб бүлмәсенең искиткеч оста җиһазлануы тамашачыларны таң калдырды. Бу юлы рольләрне мәдәният йорты янында уңышлы эшләп килгән «Ак чишмә» халык фольклор коллективы әгъзалары Рәзинә Сабитова, Фая Гаскәрова, Нәфисә Акмөхәммәтова, Зилә Мөхәммәдиева, РозаБакирова,укытучылар Галимә Камалова, Рәзилә   Хаҗиева, авыл клублары һәм күмәк хуҗалык хезмәткәрләре Рәшидә Камалтдинова, Гөлчәчәк Закирова, Ридә Фазлыйәхмәтова, Ринера Тимербаева, Эльвина Шәмсетдиновалар үз йөрәкләре аша үткәреп, югары актерлык осталыгы белән шундый килешле итеп, ихлас башкарды. Ә тамашачылар, драмада барган вакыйгалар эченә үзләре дә сизмәстән бөтерелеп   кереп китте һәм спектакльне бар дөньяларын онытып карады: ге­ройлар белән бергә рәхәтләнеп көлде, алар өчен борчылып, хафа­ланып утырды, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтердәй кызга­ныч, тетрәндергеч мизгелләрдә кайберәүләрнең күзләрендә кай­нар яшь тамчылары ялтырады. Әйткәндәй, бу бердәм, дус, тату коллектив ул чорда, мәдәният йортының күркәм традицияләрен дәвам итеп, якын-тирә авылларда   гастрольләрдә дә йөрде.

Бүгенге көндә бар дөньяга ябы­рылган афәт - коронавирус панде­миясе яшәешебезне кинәт, кискен үзгәртте. Шул рәвешле, мәдәният учакларында кайчандыр кайна­   ган җанлы, ямьле тормыш бераз сүрелеп, сүлпәнләнеп калгандай тоелды. Якын киләчәктә табиблар бу мәкерле авыруны җиңәр, җир йөзенә кабат элеккечә хәвеф- хәтәрсез, имин тормыш әйләнеп кайтыр һәм мәдәният йортлары утларын балкытып, гөрләп торыр, дип өметләнәбез. Ул чагында үсеп килүче яшь буын Чишмә авылы мәдәният йортында бу үлемсез спектакльне янә бер сәхнәгә куяр әле!..  

Автор:Рафиль Саматов  
Читайте нас: