Юлдаш
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
14 сентябрь 2021, 15:15

Шагыйрьне искә алдылар

Башкортстан Республикасының ха­лык шагыйре, якташыбыз Наҗар Нәҗми моннан егерме ике ел элек арабыздан мәңгелеккә китте. Дүртөйлеләр аның якты истәлеген кадерләп саклый.

Шагыйрьне искә алдылар
Шагыйрьне искә алдылар

 Ул вафат булган көнне - 6 сентябрьдә шәһәребездә шагыйрь хөрмәтенә ку­елган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, аның турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Наҗар Нәҗмине искә алырга килүчеләр аның хакында үз хатирәләре белән уртаклашты.

Искә алу церемониясендә шагыйрә, про­заик, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Наҗар   Нәҗми исемендәге премия лауреаты Гүзәл Ситдикова, якташыбыз, шагыйрә, язучы, БР атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фәния Габидуллина, язучы, журналист, БР атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фәрзәнә Акбулатова, БР Корылтай депу­таты ярдәмчесе, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, философия фәннәре кандидаты Нурлан Ганиев, район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев, шагыйрьнең талантын сөючеләр һәм мәктәп укучылары катнашты.

Әйе, бөек шагыйрьнең иҗаты мәңге яшәячәк. Наҗар Нәҗми иҗатын бәһалаучы янә берничә буын вәкилләре аның талан­тына, сүз белән сурәт ясау осталыгына, кеше күңеленең нечкә кылларын тибрәтү сәләтенә сокланачак әле.  

Автор:Виолетта Хуснуллина
Читайте нас: