Юлдаш
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
мәдәният
15 апрель 2021, 15:50

Тыгыз дуслык

Минем укучыларым Иванай авыл мо­дельле китапханәсенә матур, сурәтле, иллюстрацияле балалар китаплары сай­лап алу өчен генә түгел, ә алар бик теләп катнаша торган күпсанлы чаралар өчен дә йөрергә яраталар. 2021 елда гына да без ике чарада катнаштык.

Минем укучыларым Иванай авыл мо­дельле китапханәсенә матур, сурәтле, иллюстрацияле балалар китаплары сай­лап алу өчен генә түгел, ә алар бик теләп катнаша торган күпсанлы чаралар өчен дә йөрергә яраталар. 2021 елда гына да без ике чарада катнаштык.

«Күңелле балачак илендә» әдәби карусе­лендә без яраткан шагыйрәбез Агния Бартоның юбилеен билгеләп үттек. Китапханәченең, ши­гырьләре бер генә буынга таныш булмаган һәм бүгенге көнгә кадәр балаларны сөендергән ав­тор турында кызыклы фактлар сөйләгәннән соң, балалар аның әсәрләре буенча викторина­да катнаштылар.

Аннары балалар шигырьләр искә төшерде. Тимур Әхмәтшин, Динислам Гатауллин, Ди­нислам Фәхретдинов уенда бик теләп катнаш­тылар, ә Камилла Сәрвәрова, Арина Тупиева һәм Ильяс Шулаев ятлаган шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Шулай итеп, алар барысы да шагыйрәнең тууына 115 ел тулуга багышланган онлайн-марафонда катнаштылар һәм диплом­нар белән бүләкләнделәр.

Яраткан балалар язучылары иҗатын өйрәнү буенча мондый чаралар балаларда әсәрләргә УҢАЙЛЫ мохит карата кызыксыну уята һәм укырга өйрәтә.

Республикада игълан ителгән Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы кысаларында «Вита­минлы ил» дигән уен-медиа презентациясендә катнаштылар.

«Витаминда кунакта» дигән слайд презентациясе белән үрелеп барган хикәяләүдән бала­лар витаминнар, аларның файдасы, алар булган продуктлар турында, витаминнарны беренче ачучылар Лунин Николай Иванович һәм Казимир Функе, авитаминоз кебек авырулар турында тулырак белделәр. Балалар викторина сорау­ларына актив һәм бик теләп җавап бирделәр, витаминнар турында ребуслар чиштеләр, биг­рәк тә китапханәче әзерләгән «Төсле табыш­маклар» балаларның кәефен күтәрде. Ул аларга җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең, алар очрый торган әкиятләрнең исемнәрен дә хәтергә төшерергә булыштылар.

Китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Ханова һәм Регина Хәйруллина һәрвакыт ачык йөзле, алар һәрчак балаларны ниндидер кызыклы һәм ма­выктыргыч эшләр белән гаҗәпләндерәләр.

Рәмилә ФАЗЫЛОВА, 3 Б сыйныфы җитәкчесе.

Читайте нас: