Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
2 апрель 2021, 13:50

Көзләрем һаман яшел

Безнең төбәк Башкортстан Рес­публикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗмине үстергән, түбән­дә аның белән 80 нче еллар азагында булган интервьюдан өзекләр китерәбез:

Безнең төбәк Башкортстан Рес­публикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗмине үстергән, түбән­дә аның белән 80 нче еллар азагында булган интервьюдан өзекләр китерәбез:

Яшьлегендә шигырь язып карама­ган егетләр һәм кызлар юктыр ул. Шуңа да, шагыйрь дигән сүз, дөресрәге ша­гыйрь булу теләге күпләрне әсир итә. Ә ничек шагыйрь яки язучы булырга?

Китап язучыларның барысыннан да бу хакта сорыйлар, киләчәктә дә сораячаклар, чөнки язучының хезмәте күренми һәм серле, ул язучының үзе өчен дә табышмак булып кала. Кулыңа каләм алырдай көчнең каян килгәнен әйтү авыр, кайчагында бөтенләй мөмкин түгел.

Шагыйрьне шагыйрь иткән чыганаклар, аның асылында, аның барлык тамырла­рында һәм күзәнәкләрендә. Язучы булу кешегә кем тарафыннандыр читтән бирелгән яисә бурычка алынган белгеч­лек түгел, аңа сине беркем дә өйрәтми. Язучы тәү чиратта үзенә үзе мәктәп, университет, академия - башкача булу мөмкин түгел.

Наҗар ага, сезнеңчә, шигырь һәм шигърият нәрсә ул?

Мин берничә ел элек, шигърият - язган кешенең бөтен гомере дәвамында ачыла торган сер ул, дигән идем. Нәрсә ул шигырь дигән со- рауга җавап бирәсем килә: ул Күңел газапларыннан, Акыл тирәнлегеннән һәм Йөрәк җылысыннан туган тылсым.

Кем ул шагыйрь? 18 яшьлек Лермонтов: «Мин - яки Алла, яки - беркем дә түгел!», дигән. Әйе, бөекләр үзләренең бөеклеген тойган... Шагыйрьнең бөтен асылы, аның акылы һәм зиһене - аның шигырьләрендә. Ул үлгәннән соң, җәмгыятьтәге һәм вазифадагы урыны түгел, ә иҗаты кала. Әгәр кеше үзенең иҗади мөнәсәбәтләрен талант көчендә түгел, ә төрле элемтәләр һәм терәкләр ярдәмендә төзи икән, димәк ул тере мәет, сабын күбеге.

Иҗат барышында талант нинди роль уйный?

Шигърият - сәләтлеләр язмышы, әмма тумыштан бирелгән талант үзе генә берни булалмый һәм ул әгәр үз өстең­дә эшләмәсәң бөтенләй ачылмаска да мөмкин. Тукай шәхесле, Тукай тормышлы кешеләр бик сирәк очрый. Тукай - гаҗәеп күренеш. һәм бу күренеш вакыт-вакыт гадәттән тыш, бик сирәк очрый торган булып тоела.

Наҗар ага, соңгы елларда нәрсә өстендә эшлисез?

Миңа 70. Бу яшьтә иҗат белән шөгыльләнү авыррак, тик никадәр олыгая барсаң, язасы килгән әйберләр шулкадәр күбрәк була. Әгәр вакыт җитсә, мин үземнең гомеремнең йомгагы буларак, автобиографик әсәр язарга тиешмен.

Читайте нас: