Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
31 март 2021, 15:45

Дүртөйле балалар сәнгать мәктәбе тәкъдим итә... мультфильм

«Өлкән иҗади кеше - ул исән калган бала», - дип саный Американың без­нең заман танылган язу­чысы Урсула Ле Гуин. һәм без аның белән ризабыз: шулай дип Дүртөйле ба­лалар сәнгать мәктәбе­нең һәр укытучысы ту­рында әйтеп була. Аларның барысы да даими рәвештә иҗади эзләнү­дә һәм арымыйча үз өстендә эшләүдә.

«Өлкән иҗади кеше - ул исән калган бала», - дип саный Американың без­нең заман танылган язу­чысы Урсула Ле Гуин. һәм без аның белән ризабыз: шулай дип Дүртөйле ба­лалар сәнгать мәктәбе­нең һәр укытучысы ту­рында әйтеп була. Аларның барысы да даими рәвештә иҗади эзләнү­дә һәм арымыйча үз өстендә эшләүдә.

Дистанцион укытуга күчү белән республикада беренчеләрдән булып төрле мобиль кушымталарны нәкъ алар үз­ләштерделәр: «клиплар ябыш­тырырга», музыка салырга өй­рәнделәр. Бу вакыт эчендә без­нең укытучылар режиссерлар һәм үз дәресләрен, онлайн- күргәзмәләрне, презентацияләрне куючы булдылар.

Коллектив вакытның төрле чакыруына һәрвакыт мавы­гу белән җавап бирде, ә инде анимацион кино конкурсында катнашу тәкъдиме килгәч: «Ә ни өчен катнашмаска?» дигән карарга килделәр.

Беренче мультфильм «Җиде­гән йолдыз» башкорт легенда­сы мотивлары буенча «Моно­типия» техникасында барлыкка килде һәм искиткеч матур булды. Халык музыкасын куллану, үз чиратында, милли колоритны ассызыклады. Мультфильм ясау өстендә үз укучылары белән Елена Ваһапова эшләде. Кол­лектив эшенең нәтиҗәсе искит­кеч булды һәм элек күргәннәр­дән аерылып торды.

Икенче мультипликацион фильм өстендә эшләгәндә иҗа­ди тандемга укытучы Эльза Йосыпова кушылды. Уртак көч белән, композиция, колорит, ритм законнарына таянып, алар Салават Юлаев образын үзенчәлекле итеп ачып бирделәр. Мультфильмда башкорт милли каһарманының шигырьләре кулланылды, Азат Биксурин башкаруындагы үзәкләргә үтерлек «Башкорт курае - Салават» музыкасы анимацион фильмның хәрәкәтен ассызыклады. Аны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хез- мәткәре Азамат Гыйльманов башкарды. Премьера коллегаларга бүләк һәм сюрприз сыйфатында, мәдәният хезмәткәрләре көнендә Мәдәни-ял итү үзәгендә булды.

Сәнгать мәктәбендә тулы студия дә,анимацион программалар да юк, әмма үсеш ноктасы һәм грант проекларында һәм анимацион фильмнар буенча конкурсларда катнашу өчен зур планнар бар. Мультипликация чынбарлыкны һәм уйлап чыгаруны, музыкаль озатып баруны һәм видеорәтне, сүзләрне һәм гамәлләрне берләштерә, шул рәвешле баланы үстерү һәм тәрбияләүдә нәтиҗәле чара булырлыкаерым йогынты комплексы тудыра. Бу, һичшиксез, киләсе эшләрнең нигезен тәшкил итәчәк.

Мәктәпнең Үoutubеда үз каналы һәм подписчиклары бар. Без дүртөйлеләрдән видео эшләребезне хуплауга өмет итәбез.

Г.СИТДЫЙКОВА, Балалар сәнгать мәктәбе директоры.

Читайте нас: