Дүртөйле тарихи-туган якны өйрәнү музеенда рәссам Ирек Асылгәрәевның «Мөлаем Шүрәле» иҗат эшләре күргәзмәсе эшләвен дәвам итә.
Азиянең һәр халкы мәдәниятендә үз урманын саклаган урман рухы бар.
Башкорт һәм татар әкиятләренең иң күренекле персонажларының берсе булган образ күргәзмәдә төп урынны биләгән һәм рәссамның 25 эшендә чагылыш тапкан. Алар барысы да төрле: ачулы, дустанә, тормыш турында уйланучан, хәтта ачык йөзле.
«Г. Тукайның шул исемле әсәренә иллюстрацияләр ясаганда, миңа бер уй килде, Шүрәле булгач, димәк, Шүрәле хатын-кыз һәм балалар да бардыр бит. һәркемнең үз гаиләсе булырга тиеш, нәкъ шуның өчен мин эшемне әни, бала, дәү әни һәм дәү әти образла- рында дәвам итәргә булдым. Шүрәле үзенчә хәйләкәр һәм җитез, кайчагында явыз персонаж. Минемчә, үз картиналарымда Шүрәлене мин сөйкемле итеп күрсәтә алдым, кебек», - дип сөйли Ирек Асылгәрәев. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, картинага һәр рамканы Ирек шулай ук үзе эшл. Ул: «һәр характерга - үз кысасы», дип әйтә.
Шулай ук Ирек Сәетҗан улы музей хезмәткәрләре белән бергә башкалар арасында танылган булырдай, Дүртөйле әкият персонажының портретын булдырырга уйлаган.Исеме дә бар - Намур-бабай. Хәрефләрнең урынын алыштырсаң, урман сүзе килеп чыга. Бу изге, авыр вакытларда ярдәм итүче образ булачак. Якташ-рәссамның урман Шүрәлесе интерпретацияләренә март ахырына кадәр карарга мөмкин булачак.