15 февральдә татар халкының данлыклы улы, шагыйрь, язучы, танылган «Моабит дәфтәрләре» авторы, концлагерьда фашистлар тарафыннан җәзаланган Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды.
Шушы истәлекле датаны чираттагы тапкыр билгеләргә, шагыйрьнең һәм аның немец әсирлегендәге иптәшләренең яшерен батырлыгына сокланырга һәм геройларның истәлеге алдында баш ияргә район үзәк китапханәсенең уку залына инвалидлар җәмгыятенең урындагы бүлеге әгъзалары җыелды.
Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында 1906 елда туган Зирәк малай алты яшендә урындагы мәдрәсәгә йөри башлый һәм беренче елда дүрт сыйныфны тәмамлап өлгерә.
Аңа 13 яшь булганда шигырьләрен ул елларда Оренбургта чыгып килгән «Кызыл йолдыз» гәзитендә бастыра башлыйлар. Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, Муса Җәлил үз халкының танылган шагыйренә һәм җәмәгать эшлеклесенә әверелә. Ул күп кенә шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Аның «Алтынчәч» һәм «Илдар» либреттоларына опералар куелган.
Сугышның тәүге көннәреннән үк шагыйрь фронтка китә. 1942 елда ул Волхов фронтына 2 нче удар армиягә өлкән политрук итеп билгеләнә. Алгы сызыкта да шагыйрь шигырьләр язудан туктамый. 26 июньдә авыр яраланган политрук немецларга әсиргә эләгә. Шул мизгелдән аның үлемсезлек юлы башлана, ул 791 көнгә сузыла... Әсирлектә чакта ул, немецлар тарафыннан оештырылган «Идел- Урал» татар-башкорт легионы составында, шулай ук фашист концлагерьларына эләккән иҗади интеллигенция вәкилләреннән яшерен группа булдыра. «Бөркет» - шагыйрьне иптәшләре шулай атый.
Боларның барысы хакында кунакларга чараны алып баручылар - китапханәчеләр Альмира Сәфиуллина һәм Зилә Мөхәмәтдинова сөйләде. Аларның сүзләре шагыйрьнең тормышының төрле елларында язылган шигырьләрен уку белән чиратлашып барды. «Җырларым», «Вәхшәт», «Тик булса иде ирек», «Ана бәйрәме» һ.б. яңгырады.
Легионерлар арасындагы җимерү эшчәнлеге үз нәтиҗәләрен бирә - фронтка эләккән беренче батальон, немецларны кырып, беларус партизаннары ягына чыга. 1943 елның августында сатлыкҗаннар ярдәмендә фашистлар подпольщикларның эзенә төшә. Муса Җәлилне төрмәгә ябалар. Тик дошман аның рухын сындыра алмый, ул анда да көрәшен дәвам итә, тик инде үзенең каләме ярдәмендә. Сугыштан соң берничә ел үткәч кенә шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең героик тарихы Туган илгә килеп җитә. Фашистлар аларны 1944 елның августында җәзалап үтерәләр. Гильотинага алар йөзләрендә елмаю белән бара, бу хакта җәза башкарганда катнашкан священниктан билгеле була. Төрмәдә язылган, могҗиза белән генә исән калган шигырьләр дәфтәрләрен Советлар Союзына фашист төрмәләрендәге элекке тоткыннар тапшыра.
1956 елда Муса Җәлил реабилитацияләнә һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен аңа үлгәннән соң Ленин премиясе билгеләнә. Аның исеме батырлык, героизм, намус, ихтыяр көче, Туган илгә бирелгәнлек үрнәге буларак, бик күп илләрдә билгеле. Шагыйрьнең шигырьләре дөньядагы 60 тан күбрәк телгә тәрҗемә ителгән. Аның исемен Татарстанның Опера һәм балет академия театры, поселок, төрле шәһәрләрдәге урамнар һ.б., шулай ук кече планета да йөртә.