Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
15 февраль 2021, 18:25

Җыр өчен диплом

Дүртөйледән якташыбыз Гүзәллия Хәкимҗанованың 34 еллык педагогик стажы бар, ул балаларга музыка дәресләре биргән. Аның укучылары тәрле халык-ара, республика, район конкурсларында призлы урыннар яулаган.

Дүртөйледән якташыбыз Гүзәллия Хәкимҗанованың 34 еллык педагогик стажы бар, ул балаларга музыка дәресләре биргән. Аның укучылары тәрле халык-ара, республика, район конкурсларында призлы урыннар яулаган.

Ул үзе дә - бик күп абруйлы музыкаль конкурсларда катнашучы. «Моң чишмә» музыкаль иҗат төбәк телевизион конкурс-фестивалендә III дәрәҗә лауреат, Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестивальнең III дәрәҗә дипломанты, үзешчән композиторларның IV Халыкара фестиваль-конкурсының III дәрәҗә лауреаты, композиторларның V Халыкара фестиваль-конкурсының II дәрәҗә лау- реаты, башкорт һәм татар җырларының I Төбәкара конкурсында «Иң ихлас башкаручы» номинациясе дипломанты, «Озон көй» баш- корт халык җырларын башкаручылар конкурсы дипломанты, вокалистларның «Сарманай моңнары» Ачык район фестиваленең II дәрәҗә лауреаты.

Музыка сөючеләр аны «Русия авторлар җәмгыяте» Гомумрусия иҗтимагый оешмасында теркәлгән үзешчән композитор буларак та беләләр.

Аның «Туй күлмәге» һәм «Ана теләге» дигән җырлары 2017 һәм 2018 елларда Казанда басылган «Музыка композиторов XXI века» дигән ноталар хрестоматиясенә кертелгән.

Бу ел Гүзәллия Хәкимҗанова өчен уңышлы башланды. 29 гыйнварда ул республикабыз башкаласында үткән үзешчән башкаручыларның «Юлдаш» җыры - 2020» Ачык рес­публика конкурсы Гала концертын­да катнашып, лауреат булды һәм диплом, кыйммәтле бүләкләр алды. Конкурста ул шагыйрь, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ атказан­ган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рамил Чурагулов сүзләренә үзе язган «Нигә икән» җырын башкорт телендә башкарды.

Гүзәллия Гомәр кызын уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм ары таба да музыка сөючеләрне үзенең җырлары белән сөендерүен тели­без.

Читайте нас: