Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
9 февраль 2021, 18:20

«Ялкыннан һәм хистән коелган...»

5 февральдә Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 103 ел тулды.

5 февральдә Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 103 ел тулды.

Истәлекле датага багышланган тантаналы чаралар дүртөйле җиренең җырчысы исемен йөрткән сквер­дагы һәйкәл янында башланды. Шагыйрьләр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, күренекле сүз остасын искә алып, мемориал корылманың нигезенә чәчәкләр салдылар.

Тантаналар В.Н. Горшков исемендәге Яшьләр үзәгенең тамашалар залында дәвам итте. Чараларда катнашучыларга Назар Нәҗминең тормышы һәм иҗат юлына багышланган башкорт телендәге «Ялкындан һәм хистән койолган...» дип аталган документаль фильм тәкъдим ителде. Сценарий авторы һәм фильм продюсеры - Башкортстан Республикасының ат­казанган матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары хезмәткәре, РБ һәм РФ Журналистлар союзы әгъзасы, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Гәүһәр Батталова. Кызганычка каршы, Назар Нәҗми исемендәге район премиясен алыр­га ул килә алмады. Аңа, ул җитәкләгән, составы­на оператор-куючы, БашкортстанРеспубликасының атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары хезмәткәре, телевизион сәнгать өлкәсендә юга­ры казанышлары өчен бирелгән милли телевизион «ТЭФИ» премиясе лауреаты Урал Гатауллин, режис­сер-монтажер Әлфия Арсланова, композитор, БДБ илләре композиторларының М.К. Огинский исемен­дәге V Халыкара симфоник форум-конкурсы (Бела­русь Республикасы) лауреаты Урал Мөхәммәтьяров, оператор Илгиз Насипов, продюсер Ирина Ишемьярова кергән, иҗади коллектив лаек булды.

Премия тапшыру турындагы Дипломны хакимият башлыгы Риф Йосыпов кулыннан Урал Мөхәммәтьяров алды.

2020 елгы премия янә район кешеләре хакын­дагы әдәби-публицистик очерклары, Башкортстан Республикасының халык шагыйре Назар Нәҗминең иҗатын өйрәнгән һәм популярлаштырган өчен РФ һәм РБ Журналистлар союзы әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанаган мәдәният хезмәткәре Хәмит Нәбиевка тапшырылды.

Тантаналы чараны район мәдәният сарае һәм Дүртөйле драма һәм комедия театры солистлары башкаруында Наҗар Нәҗми сүзләренә язылган популяр җырлар бизәде.

Төштән соң район үзәк китапханәсенең уку залында халык шагыйренең тормышына һәм иҗадына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Анда шагыйрь, Башкортстан Республикасы Язучылар союзы идарәсе рәисе урынбасары Нурлан Ганиев җитәкләгән де­легация катнашты. Башкала кунаклары арасында шагыйрә, Мәҗит Гафури, Назар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты, БР һәм РФ Язучылар, Журналистлар союзлары әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары хезмәткәре Фәния Габидуллина, шагыйрә, драматург, журна­лист, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары хезмәткәре, Шәехзада Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, БР һәм РФ Язучылар, Журналистлар союзлары әгъзасы Тәнзилә Дәүләтбирдина, радиожурналист, язучы һәм тәрҗемәче, БР һәм РФ Язучылар, Журналистлар со­юзлары әгъзасы, Русия Федерациясенең атказанаган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары хезмәткәре, Башкортстан Хөкүмә­тенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты Рәсүл Сәгыйтов бар иде.

Читайте нас: