Юлдаш
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
9 февраль 2021, 18:05

Хыялдагы мәйданчык

28 гыйнварда Өчбүлә авылында урында­гы инициативаларны хуплау програм­масында катнашу өчен проект сайлау буенча йомгаклау гомуми җыелышы булды.

28 гыйнварда Өчбүлә авылында урында­гы инициативаларны хуплау програм­масында катнашу өчен проект сайлау буенча йомгаклау гомуми җыелышы булды.

Чара башында катнашучыларның тавыш бирүе ярдәмендә рәис һәм секретарь сай­ланды. Җыелышны авыл биләмәсе башлыгы Марат Әхмәтов ачты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды: Урындагы инициативалар­ны хуплау программасында катнашу өчен авыл­ның беренче чираттагы проблемасын сайлау, инициатив төркем сайлау, торглар үткәннән соң экономияләнгән бюджет акчаларын файдалану турында карар кабул итү.

Авылда проект ярдәмендә хәл итәрдәй бе­ренче чираттагы проблеманы билгеләгәндә биредә яшәүчеләр берничә вариант тәкъдим итте. Авылда контейнер мәйданчыгы булдыру варианты төшеп калды. Бу мәсьәлә буенча эш Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча авыл катнашкан «Авыл территорияләрен ком­плекслы үстерү» программасы кысаларын­да гамәлгә ашырылырга тиеш. Фикер алышу йомгаклары буенча, Аюкаш авылында суүткәргечне капиталь ремонтлау, Өчбүлә авылы урта мәктәбендә тәрәзәләрне алыштыру һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләләре гому­ми тавышка куелды. Соңгы тәкъдим һичсүзсез җиңү яулады һәм балаларның ялы өчен авыл мәдәният йорты территориясендә уен мәйдан­чыгы төзүне авылның муниципаль инфраструк­турам белән бәйле аеруча кичектергесез һәм мөһим бурыч дип исәпләргә карар ителде. Биш кешедән торган инициатив төркемнең рәисе итеп Гөлшат Мәнкиева сайланды.

Гомуми җыелышта шулай ук халык тарафын­нан өстәмә финанслау проекты җиткерелде. Киров исемендәге токымчылык заводы директоры Рәис Шакиров шулай ук 10 процент күләмендә спонсорлык ярдәме тәкъдим итте. Программада җиңеп чыккан очракта һәм торглар үткәннән соң, мәйданчык төзүне гамәлгә ашырудан калган бюджет акчаларын максатсыз файдалануны булдырмау өчен, аларны шул ук проектны фи­нанслауга юнәлтергә карар ителде.

Урындагы инициативаларны хуплау прог­раммасын хуплау сыйфатында Өчбүлә урта мәк­тәбендә «Минем хыялдагы балалар мәйданчы­гы» дигән класс сәгате үткәрелде. Анда 1-7 сый­ныф укучылары үзләренең авылында күрергә теләгән уен мәйданчыгының рәсемен ясаган. Укучыларның берсенең идеясе реаль проектта чагылыш табуы да ихтимал.

Читайте нас: