Юлдаш
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
5 февраль 2021, 18:20

Таныйбыз. Дуслашабыз. Үсәбез

21 гыйнварда Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә район күләмендә «Русия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә» Актив мәктә­бенең онлайн-сборлары узды.

21 гыйнварда Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә район күләмендә «Русия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә» Актив мәктә­бенең онлайн-сборлары узды.

Русия мәктәп укучыларының хәрәкәте - ул гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар-үсмерләр оешмасы. Аның эшчәнлеге үсеп килүче буынны югары әхлаклы һәм социаль уңышлы гражданнар итеп тәрбияләүгә, балаларны аларның мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары нигезендә үстерүгә, шулай ук укучыларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән. Оешма вәкилләре безнең шәһәрдә дә баралар Балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәге каршындагы «Лидерлар мәктәбе» берләшмәсе педагоглары һәм активист-волонтерлары.

Чарада шәһәр һәм район мәк- тәпләреннән 26 команда катнашты, командага бер өлкән вожа- тый һәм 130 лидер.

Сборда катнашучылар бер-берсен мониторлар экраны аша гына сәламли алды: ачылу дистанцион форматта видеоконференция буенча узды. Балалар кызыклы квест рәвешендә «Русия мәктәп укучылары хәрәкәте» эшчәнлегенең дүрт юнәлеше буенча ярышты, тизлек өчен өстәмә баллар туплады. Эшнең оперативлыгын, командаларга биремнәрне электрон почта аша җибәрүне һәм мәгълүматларны эшкәртүне «Лидерлар мәктәбе» волонтерлары тәэмин итәргә булышты.

Укучылар «Гражданлык активлыгы» юнәлешендә үзлә­ренең туган районы турында белемнәрен күрсәтә алдылар. Биредә алар экологик (табигатьтә калдыклар ташлау срок­ ларын билгеләү буенча) һәм туган якны өйрәнү (алфавит­ның һәрбер хәрефенә - Дүртөйле белән бәйле исем, истә­лекле урын яки вакыйга) биремнәрен чиштеләр.«Хәрби- патриотик» юнәлеш балаларга танылган Советлар Союзы геройларын искә төшерергә, шулай ук кыска гына вакыт эчендә скотчтан һәм кәгазьдән бөтен командага палатка төзергә мөмкинлек бирде. Киләсе адым - «Шәхси үсеш», анда катнашучылар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: логикага мәсьәләләр чиштеләр һәм үз командаларының мөмкинлекләре ту­рында видеоролик төшерделәр.

«Мәгълүмати-медиа юнәлеше» квестының соңгы эта­бында командалар уку елы тәмамланганчы тормышка ашырырга тырышачак проектларны булдырганда һәм тәкъдим иткәндә, балалар бик күп кызыклы аспектлар белән эш итте. Монда туган якның экологиясен саклау да, районның мәдәниятен өйрәнү дә, ветераннарга һәм өлкәннәргә ярдәм итү дә, мәктәпләрдә иреклеләр хәрәкәтен үстерү дә. Ә Чарлак мәктәбе укучылары үзләренең «Школьник» исемле телеканалын булдырырга карар итте, моны билгеләп үтми мөмкин түгел.

Дистанцион форматтагы авырлыклар Актив мәктәбе­нең онлайн-сборларын үткәрү өчен киртә булмады, бар­лык катнашучылар да үзләренең бердәмлекләрен, иҗади якын килүне, лидерлык сыйфатларын күрсәтә һәм көчле энергия, кәеф һәм яңа уй-фикерләр заряды ала алдылар.

Биремнәрне үтәү нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билге­ләнде: беренче урында - өченче гимназия һәм дүртенче мәктәп, икенче - Суккул мәктәбе һәм Күккуян урта мәктәбенең Ивач мәктәбе филиалы, өченче - Иванай, Мәскәү урта мәктәпләре, икенче лицей, Өчбүлә мәктәбе.

Читайте нас: