Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
29 гыйнвар 2021, 13:25

Биредә музыка яши

Бүгенге көндә музыка, телефонна­рыбызда урын алып, һәр кеше тор­мышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Ә безнең әти-әниләребез яраткан Владимир Высоцкий, Виктор Цой яки Валентина Толкунованың язмаларын ничек тыңлаганнар?

Бүгенге көндә музыка, телефонна­рыбызда урын алып, һәр кеше тор­мышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Ә безнең әти-әниләребез яраткан Владимир Высоцкий, Виктор Цой яки Валентина Толкунованың язмаларын ничек тыңлаганнар?

Дүртөйле тарихи-туган якны өйрәнү музеенда 26 гыйнварда ачылган «Пате­фоннан магнитофонга» дигән күргәзмәдә шушы һәм музыка белән бәйле башка сорауларга җавап табарга мөмкин.

Экспозицияне ачуда үткән гасырның 30-90 еллары совет чорындагы тавыш күчерү аппаратурасы экспонатлары тәкъ­дим ителде: патефоннар, электрофоннар, катушкалы магнитофоннар, данлыклы со­вет магнитолалары һәм проигрывательләр. Шулай ук СССР вакытларындагы патефоннарда музыка уйнады. Грампластинкалар һәм кассеталар белән бергә 100 дән артык экспонатлар куелган.

Күргәзмәсе музыка җиһазларының бар­лыкка килгән моментыннан алып, аларның бүгенге торышына кадәр эволюциясен күзәтү мөмкинлеге бирә.

«Әлеге вакытта Дүртөйле музеенда 22 меңләп экспонат исәпләнә, аларның 5 меңе генә гамәлдәге күргәзмәләргә куелган, барысын да диярлек дүртөйлеләр бүләккә китергән. Елына берничә тапкыр без шәһәр һәм хәтта ил тарихы күзлегеннән кызыклы булган предметлардан шундый экспози­цияләр үткәрәбез», - дип уртаклашты без­нең белән музей хезмәткәрләре.

Күргәзмә 31 мартка кадәр эшләячәк.

Читайте нас: