Юлдаш
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
11 декабрь 2020, 17:25

«Музей - ул файдалы, музей - ул кызыклы!»

Балаларны халкыбыз мәдәнияте башлангычларына җәлеп итү кы­саларында уңышлы эшләү өчен Мәскәү авылының «Миләш» бала­лар бакчасында халык көнкүреше музее оештырылды.

Балаларны халкыбыз мәдәнияте башлангычларына җәлеп итү кы­саларында уңышлы эшләү өчен Мәскәү авылының «Миләш» бала­лар бакчасында халык көнкүреше музее оештырылды.

Музей булдыру идеясен Зөһрә Мәкъсүт кызы Ахунова тәкъдим итте. Аны җиһаз­ландыруда балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре кат­нашты. Җеп эрләгеч, ухват, чүлмәк, чабата, тирмә, кул тегермәне - болар хәзер безнең тәрбияләнүчеләр өчен буш сүзләр түгел, ә күреп, тотып карарга мөмкин булган әйберләрнең исемнәре. Алар төрле дәрес­ләр үткәрү, баланың сөйләм телен, фикерләү, эмоциональ һәм танып-белү сәлетен үстерү өчен файдаланыла. Музейдагы һәр предмет кызыклы сөйләшү, тирә-як мохит, туган як, авыл тарихы, танылган кешеләр исемнәре белән танышу өчен тема бирә ала.

Тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге бала­ ларны башкорт халык мәдәнияте белән таныштыру буенча конспектлар, дидактик уеннар сериясен туплады, «Дүртөйле районының башкорт авыллары тарихы», «Туган авылым Мәскәү», «Уфа - Башкорт- станның башкаласы», «Туган ягым табигате», «Якташларыбыз казанышлары», «Башкорт бәйрәмнәре», «Халык бәйрәмнәре» аль­бомнарын ясады, «Миләш» балалар бакча­сы тарихы», «Безнең ветераннар», «Нәсел агачы» фотостендларын бизәде.

2020 елның мартында тәрбиячеләр өчен «Музей - ул файдалы, музей - ул кызыклы!» дигән темага район методик берләшмәсе булып узды. Без ирешелгәннәрдә тукталып калмый­быз, бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, ме­тодик әдәбиятның яңаларын сатып алабыз, музейны яңа экспонатлар белән тулылан­дырабыз.

Лиана ГӘРӘЕВА, Гөлназ ЗАРИПОВА

Читайте нас: