Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
14 сентябрь 2020, 16:30

Вакыт капсуласы

Миңештедә дә, башка торак пунктларындагы кебек үк, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар хөрмәтенә куелган обелиск торды. Мөдәрис Хаматгалиев җитәкчелегендә, авыл халкы ярдәмендә, җәй башында ул яңартылды һәм җирле мемориалга әверелде. Шушы көннәрдә объектның махсус уемына вакыт капсуласы салынды.

Бу вакыйгага багышланган митингны Изге Коръән сүрәләре укып, Миңеште авыл мәчете имамхатибе Рамил Гатауллин ачты. Җыелучыларны Миядек авыл Советы башлыгы Александр Ишалин котлады һәм төзелештә актив катнашучыларга - Динар Саби- ровка, Зөбәир Шәрифҗановка, Илдар Абдуллинга, Рәфит Галимхановка, Алим Акрамовка, Илдар Шәйхетдиновка рәхмәт хатлары тапшырды. Моңа кадәр, әле июнь аенда ук, мемориалны ачкан­да, Мактау грамоталары: район хакимиятенең - Мөдәрис Хамат- галиевка, аның уллары Рәмзил һәм Салаватка, Хәлил Сабировка, Хәбибҗан Гайниәхмәтовка, авыл администрациясенеке - МТС «Башкирская» Дүртөйле филиалы­на, «СиМ», «Тулпар» кибетләренә һәм башкаларга тапшырылды. Авыл халкы, бәһалап бетергесез ярдәме өчен, Радик Хәбибуллинга аеруча рәхмәтле.

Сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы урынбаса­ры Илнур Әхмәдиев чыгыш яса­ды, ул чараның Башкортстан Республикасының халык шагыйре, фронтовик Назар Нәҗминең еллы­гы белән туры килүен билгеләде. һәйкәлләр халкыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлешен, кайбер көнбатыш сәясәтчеләре тарихны күчереп язарга омтылганда, варисларыбыз белсен өчен кирәк.

Мемориалны булдыруда катнашырга чакырган өчен оештыручыларга рәхмәтен белдереп, Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, Назар Нәҗми исемендәгепремия лауреаты, шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин чыгыш ясады; аның фронтовикларга багышланган шигъри юллары шушындагы ташта уелган.

Җыелучыларны бу истәлекле дата белән авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Рәдиф Сәлихов котлады. Миңеште урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Лиана Дәүләтдинова эчтәлекле итеп «Хәтер» шигырен укыды. «Әфганчылар» исеменнән Филүс Әхмәтов чыгыш ясады. «Умырзая» фольклор ансамбле «Үлемсез полк» җырын башкарды.

Чарага хәрби хәрәкәтләрдә кат­нашучылар да чакырылган иде: Зөфәр Гатауллин, Фиргать Казыйханов, Адис Нуртдинов, Филүс Әхмәтов, Зөфәр Шәрипов, Рәзиф Фарваев. Кунаклар арасында Баш­кортстан Республикасының Диңгез җыелышы әгъзалары, II ранг капи­таннары Закир Нуриәхмәтов, Вил Шәйдуллин бар иде, алар чы­гыш ясады. Сугышка һәр гаиләдән ирләр киткән һәм ул гаиләләрнең һәрберсенең үз сугыш тарихы бар.

Дүртөйле җирендә барлыкка килгән, танылган «Яшел беретлар» ансамбле, бүгенге көндә, бөтен Русия буенча 2500 дән артык мемо­риал ачкан һәм бик күп һәйкәлләр төзегән. Ансамбль җитәкчесе Рашат Фазлыйәхмәтов, укырга килгәндә әле яза белмәүләрен, әмма бер җыр -«Солдатлар»ны инде белүләре турында әйтте. һәм алар - Рашат Фазлыйәхмәтов, Ирек Муллаянов, Газинур Мөсифуллин - башкаруында шул җыр яңгырады.

Авыл старостасы Мөдәрис Хаматгалиев авылдашларга мемо­риалны булдыруда бердәм ярдәм иткәннәре, шулай ук чарага бердәм килүләре өчен рәхмәт әйтте.

Киләчәк буыннар өчен юлла­ма - вакыт капсуласын урнаш­тыруны 88 яшьлек тыл ветераны Барый Сөләймановка һәм 8 яшь­лек Рәсим Хәмәдиевка тапшыр­дылар. Мөрәҗәгатьне өлкән буын исеменнән Рузилә Садрисламова, мәктәп коллективы, укучы Динар Сабиров язды. Янына бүгенге авыл тормышын сүрәтләүче фотоальбом куйдылар.

Чараны авыл клубы художество җитәкчесе Ирина Насретдинова һәм мәктәп укытучысы Рита Галиханова алып барды.

Мемориал, гранитта исемнәре язылган, кызганычка каршы, бүген инде исән-сау булмаган Бөек Ватан сугышы катнашучыларның ни ту­рында дәшмәүләре хакында сөйли. Комплекс яхшы каралган һәм үз формасы белән таң калдыра. Катып калган тулы бер чор тарихы...

«һәйкәлне мәдәният хезмәткәре Ләлә Насретдинова карап торуын күрсәтергә онытмагыз!» , - диде авыл старостасы Мөдәрис Хаматгалиев.

Читайте нас: