Юлдаш
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
24 июнь 2020, 13:10

Авылда мәдәниятне - яңа дәрәҗәгә

Районда эш сәфәре белән республиканың мәдәният министры Әминә Шафикова булып китте, сәфәр барышында ул Семилетка һәм Әсән мәдәният йортларында булды. Беренче объект буенча аны инде башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышса, икенчесе буенча мәдәният йортын капиталь ремонтлау тәртибе, аның сроклары һәм бу вакытка ирешелгән нәтиҗәләр кызыксындырды.

Районда эш сәфәре белән республиканың мәдәният министры Әминә Шафикова булып китте, сәфәр барышында ул Семилетка һәм Әсән мәдәният йортларында булды. Беренче объект буенча аны инде башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышса, икенчесе буенча мәдәният йортын капиталь ремонтлау тәртибе, аның сроклары һәм бу вакытка ирешелгән нәтиҗәләр кызыксындырды.

Семилетка авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ле­нар Яримов сөйләвенчә, мәдәният йортын реконструкцияләү буенча эшләр ике ел дәвамында бар­ган. 2017 елда учреждение авыл халкы өчен үз ишекләрен ачкан. Хәзер биредә сәнгать һәм му­зыка мәктәпләре филиаллары, 8 үзешчән сәнгать коллективы эшли, аларда биредә яшәүче 200 дән күбрәк кеше катнаша. Аннан тыш, мәдәният йорты базасында карате, кекусинкай, волейбол,өстәл тен­нисы, бильярд секцияләре эшли. Анда үткәрелгән «Сарманай» ачык республика фестивале һәм во­лейбол буенча Марат Хөснетдинов исемендәгетурнир кебек чаралар, һичшиксез, авылның визит карточ­касы булып тора.

Әминә Ивниевна учреждение эшчәнлеге белән җентекләп та­нышты, мәдәният үзәгенә йөргән кешеләрнеңсаны белән кызыксын­ды, барлык кабинетларны карады, авыл китапханәсендә, тамаша за­лында булды һәм мәдәниятнең авыл халкы өчен дә ачык була баруына канәгатьлек белдерде.

Министр шулай ук район хаки­мияте башлыгы озатуында әлеге вакытта авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау буенча актив эш барган Әсән авылында бул­ды. Объектны реконструкцияләү «Мәдәният» милли проекты кысала­рында үткәрелә һәм шулай ук бөек якташыбыз Шәехзадә Бабичның алда торган юбилеена багышлана. Бүгенге көнгә түбә яңартылган, яктырту, су белән тәэмин итү, җылыту системалары алыштырылган, яңа тәрәзәләр куелган, төп штукатур эшләре башкарылган. Бинаның фасадын керамогранит белән тышлаячаклар. Эчке бизәү эшләре дәвам итә. План буен­ча эшләр бу елның августында тәмамланырга тиеш.

Әминә Ивниевна шулай ук Шәехзадә Бабич эзләре буйлап йөрде. Делегатлар шагыйрьнең тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан чаралар үткәрү пла­нын тикшерде. Көзгә шагыйрьнең йорты урынында, сәхнә булып хезмәт итәчәк калкулык белән, төзекләндерелгән зона барлыкка килүе ихтимал. Биредә шигъри кичәләр,төрле чаралар үткәрергә мөмкин булачак. Бу урын шулай ук яңа идеяләр алу чыганагы, фикердәшләр белән очрашулар урыны була ала. Кунаклар һәм авыл­да яшәүчеләр «шагыйрь сукмагы» буйлап үтә, елгага төшә алачак, аның юбилей көненә төзелгән күпер аша чыгачак. Әйткәндәй, Әминә Шафикова әлеге күпергә исем уйларга тәкъдим итте.

Гомумән, кунак сәфәрдән канәгать калды. Районның мәдәни тормышы бай эчтәлекле, чаралар күп һәм, анысы да мөһим, алар­да халык актив катнаша. Панде­мия ниндидер тәнәфес кертте, тик, ышанабыз, мәдәни тормыш үзәкләре бәйрәмнәр өчен ка­бат үз ишекләрен ачар. Семи­летка һәм Әсән мәдәният йорт­ларына килгәндә, ике объект та киләчәктә кино заллары буларак файдаланыла алачак. Әйткәндәй, ике учреждениедә дә балалар бүлмәләре каралган, анда әти- әниләр секцияләр яки түгәрәкләр вакытында балаларын калдырып тора алачак.

Читайте нас: