Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
12 март 2020, 16:45

Кунаклар каршылыйбыз

Башкортстан Республикасында 18 июльдән 1 августка кадәр Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк

Бу дүрт елга бер үтә торган халык­ара фестиваль. Аны фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре Со­веты оештыра. Голландиядә, Япониядә, Венгриядә, Көньяк Кореядә һәм Мек­сикада - барысы 5 фестиваль үтте. Чара мәйданчыкларында чама белән 50 илдән килгән катнашучылар башкарган биюләр, җырлар, төрле инструментлар­да уйнау, традицион уеннар күрергә һәм тыңларга була.

Республика шартлы рәвештә тугыз фестиваль округлары­на бүленде, һәрберсенә 7-8 район керә. Үзләренең сәхнәсендә кунак­ларны һәр район үзәге һәм шәһәр җирлеге кабул итәчәк. Барлыгы 70 тән артык мәйданчык булачак, аларда, концерт номерларыннан тыш, күргәзмә-ярминкәләр, традицион уен­нар, парадлар үтәчәк. һәр ил үзләренең декоратив-гамәли сәнгать осталары белән киләчәк. Алар үзләренең костюм­нары һәм музыкаль инструментлары белән таныштырачак.

Читайте нас: