Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
11 февраль 2020, 13:30

Шагыйрьнең туган көнендә

5 февральдә район җәмәгатьчелеге Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

5 февральдә район җәмәгатьчелеге Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

- Бүген якташ шагыйребез Наҗар Нәҗминең туган көне, - диде митингны ачып, драматург, тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Мөдәрис Мөсифуллин.

Җыелучылар алдында район хакимияте Советы секретаре Венера Фәйзиева, БР Язучылар берлеге әгъзалары Рафаил Хафизов, Светлана Васикова, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты чыгыш ясады.

Район китапханәсендә беренче урта мәктәпнең сигезенче сыйныф укучыла­ры катнашлыгында “Наҗар Нәҗминең тормышы һәм иҗаты” дигән библиоквест булды. Анда халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты буенча сораулар яңгырады.

Читайте нас: