Ул нибары 24 ел яшәгән, тик үзеннән соң якты эз калдырган. Ул - башкорт милли әдәбияты класcигы, шагыйрь, сәяси эшчән, башкорт милли- азатлык хәрәкәтендә катнашучы Шәехзадә Бабич. Быел аның тууына 125 ел тулуны билгеләячәкбез. Күптән түгел районның шигърият сөючеләре үзәк китапханәнең уку залында Дүртөйле җиренең данлы улына багышланган чарага җыелды. Әдәби- музыкаль кичәгә шулай ук шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары да чакырылган иде.
Шагыйрь Әсән авылында урындагы мулла гаиләсендә яңа стиль белән 1895 елның 2 гыйнварында туган. Башлангыч белемне туган авылындагы мәдрәсәдә алган. 15 яшендә инде казах далаларына чыгып киткән һәм мөгаллимлек итә башлаган. Аннары Уфада танылган “Галия” мәдрәсәсендә укыган. Нәкъ шул елларда әдәбият белән тирәнтен кызыксына башлый, үзенең шигырьләрен уку йортының кулъязма журналында бастыра.
Чараны алып баручылар Зәлфия Сәетова һәм Зөлфә Хисмәтуллинаның шагыйрьнең озын булмаган тормыш һәм иҗат юлы турындагы сөйләүләре аның шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Аларны, “Дулкын” иҗат берләшмәсе, “Раушан” клубы әгъзалары һәм китапханә эшчәннәре “тоеп, мәгънә белән һәм тукталыш ясап” укыды. Бөтен чарага фон булып яңгыраган мандолина көйләре үзгә бер мохит тудырды. Әйткәндәй, шагыйрь үзе дә, күп кенә иҗат кешеләре кебек үк, әлеге уен коралында уйнаган һәм хәтта аңа үзенең шигырь юлларын да багышлаган. Ул әсәр, әлбәттә инде, әдәби-музыкаль кичәдә дә яңгырады. Җыелучылар шагыйрьнең “Скрипка”, “Исемнәр бакчасы”,
“Милли башкорт” һ.б. әсәрләрен ихлас тыңлады. Шагыйрьнең шигырьләренә җырлар да язылган, аларның кайберләрен чарада “Әллүки” фольклор ансамбле җырчылары һәм “Без кабызган утлар” ветераннар хоры башкарды.
1917 елгы революцион вакыйгаларны Шәехзадә Бабич зур куаныч белән каршы ала, ә 1917 елның көзеннән башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Ул Зәки Вәлиди булдырган хөкүмәт составына керә, “Башкорт” гәзите мөхәррире була. 1919 елда аның гомере фаҗигале өзелә - ул Зилаер районында кызыллар кулыннан һәлак була...
Исән чагында шагыйрьнең “Зәңгәр йырҙар. Йәш Башкортостан” дигән бер генә шигырьләр җыентыгы чыга. Бабичның рухи һәм иҗади эзләнүләре башкорт халкының үзаңы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Ул азатлык һәм бәйсезлеккә чакырган бик күп героик шигырьләр язган (“Башкортостан”, “Көтмәгәндә”, “Салауат батыр”). Аның иҗатында үзгәрешләр чоры, яңа дөнья төзелеше чагылган. Бабич әсәрләре гасыр башындагы әдәбиятта гына түгел, бәлки башкорт шигърияте үсешенең бөтен тарихында аерым урын алып тора.
Чарада урындагы талантларның да башкорт халкының данлы улына багышланган әсәрләре яңгырады.