Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
21 гыйнвар 2020, 13:35

Мин бу җиргә очраклы килмәгәнмен...

Үткән елның октябрендә бөтен республикабыз халык шагыйре, прозаик, драматург Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны билгеләде.

Үткән елның октябрендә бөтен республикабыз халык шагыйре, прозаик, драматург Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны билгеләде.

Шагыйрьнең иҗаты Галәмгә тиң. Аның шигырьләре җылыта да, яктырта да, яшәүгә өмет уятырга да сәләтле. Ул безгә үз халкының йөрәген һәм акылын ачкан, туган җирдә чайкалган иген башакларының кыштырдавын, аның икмәгенең исен безгә китереп җиткергән шагыйрь.

Икенче лицей укучылары бу көннәрдә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кунакханәдә очрашты. Анда барлык дүртенче сыйныфлар, 5Б һәм 5В сыйныфлары укучылары катнашты. Чара видеофильм карау белән башланды. Икенче лицей китапханәчеләре Р.Ш.Шәйхетдинова һәм А.Ф.Хәбибуллина шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар үзләре шагыйрьнең шигырьләрен мавыгып укыды. Шагыйрьнең иҗаты буенча викторина сорауларына җавап биреп, алар яхшы белем һәм зирәклек күрсәтте. Чара барышында уңай тәэссоратлар алдылар һәм фикерләү куәсен баеттылар. Сыйныф җитәкчеләре Рима Шамил кызы һәм Мәрзия Хөснулла кызы да читтә калмады. Алар балалар белән бергә шигырьләр укыды, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны җырлады.

Чара ахырында барлык катнашучылар да почет грамоталары белән бүләкләнде һәм Яшьләр үзәгендә, автор повесте буенча эшләнгән “Сеңелкәш” фильмын карады.

Мондый чаралар туган якка, шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына сөю уята һәм милли- мәдәнит радицияләребезгә хөрмәт тәрбияли.

Р.ШӘЙХЕТДИНОВА, икенче лицей китапханәсе мөдире.

Читайте нас: