Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
18 декабрь 2019, 17:25

Чын күңелдән

“Калык сем” фольклор ансамблендә катнашучылар - төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре. Ул 2009 елның 7 ноябрендә Мишкә авылында үткән фольклор коллективларның “Прикладное искусство народа мари” республика смотр конкурсында гамәлдә ансамбльнең “булачак” әгъзаларының аерым чыгышларыннан төзелгән. Шуннан бирле ул Ивач авыл клубында шөгыльләнүче зур һәм тату коллективка әверелгән.

Юл башы

“Калык сем” фольклор ансамблендә катнашучылар - төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре. Ул 2009 елның 7 ноябрендә Мишкә авылында үткән фольклор коллективларның “Прикладное искусство народа мари” республика смотр конкурсында гамәлдә ансамбльнең “булачак” әгъзаларының аерым чыгышларыннан төзелгән. Шуннан бирле ул Ивач авыл клубында шөгыльләнүче зур һәм тату коллективка әверелгән.

Мактаулы исем

Ансамбльдә башкару осталыгының профессиональ дәрәҗәсен камилләштерү буенча актив эш алып барыла. “Калык сем” - мари мәдәниятен саклау белән кызыксынучы сәләтле иҗади кешеләр коллективы. Ул мәдәни-масса чараларда һүәм халыкның күмәк ял итүләрендә даими катнаша. Күп еллар дәвамында борынгы һәм тирән тарихы булган, үзенчәлекле мәдәниятле, тормышны яратучы һәм эшсөючән халыкның милли сәнгатен киңкатлам кешеләргә актив җиткерә. Кыска гына вакыт эчендә югары уңышларга иреште, осталыгы белән тамашачылар сөюен яулады һәм яңа үрләргә омтылуын дәвам итә. 2012 елда коллективның “Халык фольклор ансамбле” исемен алуы да очраклы түгел. Ансамбльнең әзерлек төркеме - “Чолга шудыр” (“Йолдызчыклар”) балалар бию ансамбле дә бар.

Репертуар

Ансамбльнең репертуары киң һәм төрле: җырлар, көйләр, уеннар, риваятьләр, әйтемнәр, мәкальләр, йолалар, гореф- гадәтләр. “Мари базары” (“Мари Ярминга”), “Армиягә озату”, “Мари туе” (Марий суан”), “Туган көн” (“Шочмо кече”), “Раштуа кич утырулары” һ.б. кебек аерым темалар уңыш яулый.

Олег Салимов

“Калык сем”ның мари халкы күңелен үзенчәлекле һәм үзенә генә хас рәвештә аңларга булышуында, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыруында коллективның сәнгать җитәкчесе Олег Андрьянович Салимовның өлеше зур. Ансамбльнең үсешенә нәкъ ул күп көч һәм тырышлык салган.

География

“Калык сем” Чарлак, Бәйгелде, Миядек, Урманасты, Төрбиек һ.б.авылларда үткән шәҗәрә бәйрәмнәрендә даими катнаша. Композитор Мефодий Петров иҗатына багышланган очрашуда чыгыш ясады, мари халкының милли мәдәнияте һәм сәнгате “Мур пеледыш” республика фестивалендә катнашып, Дүртөйле районы данын яклады, “Мари туе” музыкаль-театрлаштырылган программа белән чыгыш ясап мактаулы өченче урын алды. Ул шулай ук Уфада “Новатор” мәдәният йортында үткән бәйрәмдә, “Самоцветы Прикамья” (Бөре шәһәре) фестивалендә, “Чоман” гәзитенең юбилей тантаналарында чыгыш ясады, коллектив чыгышын БСТ тапшыруларында күрсәттеләр.

Финляндиядә дә беләләр

“Калык сем” ансамбле әгъзаларының иҗади тормышы күчмә концертлар, программаларга (йолалар, гореф-гадәтләр) бай. Коллективтөбәкара,республика, район күләмендәге фестивальләрдә, конкурсларда актив катнаша. Бүген ул менә дигән иҗади формада. Чын мари мәдәниятен җиткерүче үзешчән артистларның гаҗәеп сәнгате белән Башкортстан Республикасы һәм Марий Эл гына түгел, бәлки күрше Удмуртия һәм Татарстан республикалары, шулай ук Финляндия кебек чит ил тамашачылары да яхшы таныш. “Калык сем” халык фольклор коллективы үзенең башкару осталыгын камилләштерергә тырыша, яңа, чагу халык- композицион биюләре һәм җырлар өйрәнә, кешеләргә шатлык һәм гүзәллек бүләк итә.

Коллектив казанышлары

“Калык сем” - Марий Эл республикасы башкаласы Йошкар-Олада үткән “Кумалтыш” Бөтенмари мәдәни чарасында, “Халыклар дуслыгы” республика халык иҗаты фестивалендә катнашты. Шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан өчен; мари милли мәдәниятен саклау, тергезү һәм үстерү өчен Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясенең Почет грамоталарына ия; БР мари халыкларының милли мәдәнияте һәм сәнгате “Мур пеледыш” XI Төбәкара фестивале, фольклор башкаручыларның “Свадьба в Обломовке” (Ульян шәһәре) төбәкара фестиваль-конкурсы, Башкортстан Республикасы угро-фин халыклары республика фестивале, “Ший кандра” төбәкара һәм башка бик күп фестивальләр дипломанты. Аларны санап кына бетерерлек түгел. Ул шулай ук үткән елның июнендә “Самый массовый хоровод в национальных костюмах” БР Милли киемнәр бәйрәме кысаларында билгеләнгән “Рекорд России”да катнашучы да.

Юбилей концерты

Күптән түгел ансамбльнең 10 еллык юбилеена багышланган концерт булды. Анда Әңгәсәктән “Рябинушка” ансамбле, Миядек, Бәйгелде, Күккуян авыл мәдәният йортлары коллективлары катнашты. Краснокама районыннан “Танып тур” (“Танып яры”), Бөредән “Ший памаш” (“Көмеш чишмә”), “Акард” (тау исеме), “Канды кааба” (“Зәңгәр күк”) коллективлары, Мишкә районыннан Байморза авылы вәкилләре кунак булып килде.

Илдус ТИМЕРХАНОВ әзерләде.

Читайте нас: