Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
27 ноябрь 2019, 17:15

Дүртөйледә «Мостай очрашулары»

Дүртөйле шәһәр китапханәсе «Дулкын» әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә, мәдәният, мәгариф идарәләре, РФ һәм РБ Язучылар, Журналистлар берлекләре, Халыкара рус теле академиясе (Мәскәү), шулай ук Русия халыклары ассамблеясе советы әгъзалары катнашлыгында «Мостай очрашулары» дип аталган әдәби конкурс үткәрде.


Дүртөйле шәһәр китапханәсе «Дулкын» әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә, мәдәният, мәгариф идарәләре, РФ һәм РБ Язучылар, Журналистлар берлекләре, Халыкара рус теле академиясе (Мәскәү), шулай ук Русия халыклары ассамблеясе советы әгъзалары катнашлыгында «Мостай очрашулары» дип аталган әдәби конкурс үткәрде.

Ул халык шагыйренең 100 яшенә һәм Башкортстан Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланды.

Конкурста 10 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары һәм яшьләр катнашты. 50 эш - рус, башкорт, татар, мари, инглиз телләрендәге шигырьләр, кечкенә прозаик әсәрләр тәкъдим ителде.

Беренче дәрәҗә дипломантлар булып Рината Гыйззәтуллина (Әсән), Дамира Сәхипова (Кәңгеш), Юлия Араптанова (Мәскәү) танылды. Икенче дәрәҗә дипломга - Сабина Мурзаева (Исмаел), Ильмира Големова (Әсән), өченче дәрәҗә дипломга – Азалия Сәлимгәрәева (башкорт гимназиясе) лаек булды.

«Иң кыю» номинациясендә инвалид балалар өчен Иске Баеш интернатыннан җитәкчеләре Оркыя Мөхәммәдиева булган Вячеслав Кириллов һәм Наил Нургалиевка диплом бирелде. «Юмор өчен» номинациясендә Илгизә Шәяхмәтова (Күккуян), «Туган телне саклаган өчен» номинациясендә Элена Шараева (күппрофильле колледж), «Чит телне яхшы өйрәнгән өчен» номинациясендә Айгөл Хәбибрахманова (3 нче гимназия) җиңүче дип табылды.

Конкурсантларны чагу художестволы номерлар белән котларга Дүртөйле балалар музыка мәктәбеннән Альмир Закиров, Рената Хәлиуллина, Ильнара Миндәүләтова килде. Күппрофильле колледждан Лилия Шәрифҗанова матур итеп башкорт биюе биеде.

Ләлә МӨКЪМИНОВА, «Мостай очрашулары» конкурсын оештыру комитеты җитәкчесе, «Башкортстан Республиксы «Хәзинә» хәйрия һәм мәдәни программмалар иҗтимагый оешмасы»ның идарә рәисе, Русия язучылар союзы һәм Халыкара рус теле академиясе әгъзасы.
Читайте нас: