Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
24 октябрь 2019, 02:00

Күңел байлыгын бүлешеп

Шәһәрнең балалар сәнгать мәктәбендә Рима Хәмидуллинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда майлы сәнгать техникасында башкарылган эшләр - пейзаж, натюрмортлар тәкъдим ителгән.

Шәһәрнең балалар сәнгать мәктәбендә Рима Хәмидуллинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда майлы сәнгать техникасында башкарылган эшләр - пейзаж, натюрмортлар тәкъдим ителгән. Тасма белән чигелгән эшләр бик күп. Соңгы елларда рәссам сюрреализм белән актив шөгыльләнә. Ә эшендә Русия өчен яңа, ә Көнбатышта киң таралган Флюид Арт куллана.

Рима Хәмидуллинаның күргәзмәсе аның хезмәт эшчәнлегенең безнең райондагы этабын чагылдыра. Ә бу 40 ел. Дүртөйлегә ул 19 яшендә килә, башта өченче мәктәптә укытучы булып эшли, аннары 30 елдан күбрәк балалар сәнгать мәктәбенә җитәкчелек итә.

“Минем иҗатым нигездә туган төбәккә, Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм шәһәр көненә багышланган. Пейзажлар район табигатен гәүдәләндерә, биредә «Бурный Поток» та, «Венеция» дә. Чәчәкләр шәһәребезнең - республикадагы иң матур шәһәрнең матурлыгын чагылдыра”, - дип сөйли рәссам.

Заманында, сәнгать мәктәбендә эшләгәндә, алар коллегалары белән декоратив-гамәли сәнгатьне укытуны кертә. һәм республикада аның чыганакларын өйрәнүчеләрнең тәүгеләре булалар. һәм бүгенге көнгә кадәр Рима Гайзетдин кызы үз принципларына тугры кала. Яңалыкны алга алучы кеше буларак, ул һичбер икеләнмичә, заманча техника һәм юнәлешләрне үзләштерүгә кыю тотына. һәм бу юлы да ул Флюид Арт техникасында районда тәүгеләрдән булып эшли башлый.

Рәссам, Флюид Арт - ул сыек акрил белән сурәт төшерү техникасы, дип раслый. Остага сыек акриль ясау һәм, аны тукымага агызып,үзеңнең шедеврыңны тудыру. Әйткәндәй, Рима Гайзетдин кызы, хаклы ялда булуына карамастан, еш кына осталык дәресләре бирә. һәм әлеге техникага багышланган чираттагы занятиесен ул Иске Баеш балалар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта тәрбияләнүчеләр белән үткәрәчәк.

Сәләтле рәссам сәнгатьтәге тәүге адымнарын 8 яшендә ясый. Ул Уфа сәнгать мәктәбен, аннары училищены уңышлы тәмамлый. Диплом алгач, яшь кыз билгеләмә буенча безнең Дүртөйлегә эләгә. Шуннан бирле аның тормышы Дүртөйле районы белән аерылгысыз.

Ары таба Рима Хәмидуллина институт тәмамлый. Тик ул гына да аз кебек тоела. Шулай, рәссам Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә бара. Анда дини белем ала. Булган белемен, осталыгын һәм тәҗрибәсен дини яктан да ныгытып, Рима Гайзетдин кызы тагын да нәтиҗәлерәк иҗатын дәвам итә. һәм аңлаулары һәм даими ярдәмнәре өчен ул тормыш иптәшенә, балаларына бик рәхмәтле.

Шәхси күргәзмәсе ачылу уңаеннан күпсанлы дуслары, хезмәттәшләре, кунаклар килгән. Гаиләсе дә янында - ба­лалары әниләрен котлау өчен Мәскәүдән махсус кайткан. Мәдәният идарәсе исеменнән рәссамны Рәсим Ямалетдинов тәбрикләде. Кунаклар барысы да Рима Гайзетдин кызына сәламәтлек һәм ары таба иҗади уңышлар теләде.



Читайте нас: