Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
7 октябрь 2019, 02:00

Тумырҗа авылы клубында бәйрәм

Тумырҗа авыл клубында гармунчылар, тальян­чылар һәм халык уен коралларында уйнаучы­лар фестивале үтте. Чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны район хакимияте башлы­гы урынбасары Илнур Әхмәдиев тәбрикләде.

Башкаручылар арасында төп урынны үзешчән музыкант­лар алып торды, профессионаллар һәм музыка мәктәбе укучылары да бар иде. Фольклор музыка практикасы өчен традицион булган тальян, гармун, баян, кубыз һәм тавышлы инструментлар кулланылды.

Сәнгати тәэсирлелек, тамашачылык, эстетик кыйммәт, репертуарга тәңгәл килү, катлаулылык һәм башкару сыйфаты буенча билгеләр куелды.

Гран-прига Дүртөйле музыка мәктәбенең аккордеон­чылар триосы лаек булды. Беренче дәрәҗә лауреатлар арасында Тумырҗа авыл мәдәният йортының “Сәйлән” халык инструментлары ансамбле, Мәскәү авылыннан гармунчы Рәиф Глимов, Салпар авылыннан тальянчы, 83 яшьлек Нәдия Ямалиева.

Дипломантлар күп булды, калганнар чарада катнашкан өчен дипломнар алды.

Читайте нас: